Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Тавыклар да күзлек кия

Күзлек кигән тавыкларны күргәнең бармы? Алар чыннан да күзлек кия икән.

Тавыклар өчен күзлек формасына 1903 елда АКШ та яшәүче Эндрю Джексон патент алган. Тавыклар шул кадәр начар күрәләр дип уйлый күрмә. Алар кешеләргә караганда күпкә яхшырак күрә әле. Бу күзлекләр башка нәрсә өчен кулланылган. Тавыкларга каннибализм хас икән. Алар бер-берсендә яра яки кан күрсәләр шунда ук чукырга тотыналар. Шулай ук бер-берсенең күзләрен дә чукыйлар. Шуның өчен дә аларга күзлек кидерә торган булганнар. Ул тавыкка каршыдагы иптәшен күрсәтмәгән, ә үзенең күзләрен башкалардан саклаган. Мондый күзлекләр әле дә сатуда бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев