Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Студент тормышына әзерләнәбез

Күпләр өчен студент тормышы уку йорты белән генә түгел, башка шәһәргә күчү һәм тулай торакта яши башлау белән дә бәйле булырга мөмкин. Моның җиңел булмаячагы, билгеле, барыбызга да аңлашыла. Әмма нәрсәләргә әзер булырга кирәклеген беләбез микән соң без?

Тулай торакта

* Ашарга пешерә беләсеңме?

Иң элек кисәтеп куябыз: әниеңнең борщы, әбиеңнең «тәмлүшкә»ләре турында хәзергә онытып торырга туры киләчәк. Ә менә карабодай ярмасының ничә минутта пешеп җиткәнен әниегездән сораша торсагыз ярый. Йә булмаса, ни өчен макаронны пешеп чыкканнан соң салкын су белән юасы икәнен. Йомырка тәбәсе пешерә белмәгән яшүсмер, мөгаен, юктыр инде ул. Ә бит аш пешерүнең дә бер кыенлыгы да юк. Болар белән кызыксынмаганда, сезне йә «диета»да утырып ябыгу, йә бутербродка күнегеп тазару көтә.

* Көндәлек кирәк-ярак

Табак-савыт юа торган сыеклык, теш пастасы, шампунь, сабын, кер порошогы – болар берсе дә безнең өйдә үзеннән-үзе барлыкка килми. Шуңа күрә, тулай торакка урнашу белән, беренче эш итеп, кирәк-яракны җыеп керергә онытмыйбыз.

* Уртак тел табарга өйрән!

Бүлмәдәшләр белән килешеп яшәү – җиңел түгел. Алар без белгән «Универ» геройларына охшамаган булырга да мөмкин. Иң кызыгы, еш кына безгә, чыннан да, бернинди уртак кызыксынулар булмаган бүлмәдәшләр туры килә. Тик... безгә барыбер берничә ел буе – шатлыкта да, кайгыда да, сессиядә дә – аралашып яшәргә туры киләчәк. Шуңа күрә алдан ук төрле кешеләр белән уртак тел табарга  өйрәнегез. Һәм тулай торакта бөтен нәрсәнең дә (шартлы рәвештә әйткәндә, билгеле) уртак булуын онытмагыз. 

* Һәр нәрсәдә – тәртип

Нигә шулайдыр инде ул – тулай торакта тәртипсезлек бик тиз барлыкка килә. Шуңа күрә безгә кимендә атнага ике мәртәбә (чүпрәк тота беләбезме-юкмы) бүлмәне җыештырып чыгарга туры киләчәк.

* Режим

Вакытында йокларга ята, вакытында йокыдан тора беләсез микән әле сез? Студент өчен бу да бик мөһим. Бу беренчедән, сезгә һәркөнне дәрескә соңармыйча барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән, озын лекцияләрдә башны өстәлгә салып йокыга китүдән дә коткарып калачак.

Аннары, тулай торак кагыйдәләрен дә онытырга ярамый. Комендант — ул безнең йомшак күңелле әниебез түгел. Монда кагыйдәләр кырысрак.

* Бюджет

Әти-әниләрегез сезгә аена күпме акча бирә алыр икән? Бу хакта алдан ук белешеп һәм керемегезне теориядә бүләргә өйрәнү дөрес булачак. Тулай торак өчен түләү, юл чыгымнары, элемтә... Калганы – ашарга. Сүз уңаеннан – үзе ашарга пешерә белгән студент тамак туйдыру өчен күпкә азрак акча тота.  

* Шалтырат!

Әти-әниләргә көнгә ике-өч мәртәбә шалтыратырга кирәк. Чөнки алар безнең өчен бездән дә ныграк борчылучылар.

Уку йортында

* Дуслашабыз

Беренче чиратта, югары сыйныф студентлары белән дуслашырга тырышыгыз. Алар укытучылар турында күбрәк белә һәм файдалы киңәшләре белән ярдәм итә алалар. Узган елгы лекцияләрен сорап куярга да онытмагыз. Вузларда уку программалары үзгәрми диярлек.

Группадашлар белән дуслашу – шулай ук мөһим. Ни генә әйтсәң дә, алар белән озын көннәр уздырасы бар бит әле безнең.

* Җәмәгать эшләре

Һәрбер уку йортында актив студентларны берләштергән һәртөрле оешмалар-берләшмәләр: профкомнар, студотрядлар була. Җәмәгать эшләрендә катнашу студент өчен нинди дә булса бонус бирә. Әйтик, бушлай юллама... Яисә исемле стипендия...

Спорт секциясенә дә язылырга онытмагыз. Актерлык студияләре, КВНнар, һәртөрле клублар – барысы да безне көтә. Спортка ныгытып кереп киткән очракта, тренерлар үзләре үк сезгә сессияне ябарга ярдәм итәчәк.

* Бик мөһим вак-төякләр

Беренче сессияне уңышлы тәмамлау белән кайберәүләр өстәмә эш тә караштыра башлый. Акча һәм тәҗрибә беркемгә комачауламый, әмма эшнең укуга зыян китермәстәен сайлагыз. Һәм тагын бер мөһим киңәш – алдан ук чит ил паспорты ясатып куегыз. Уку елы дәвамында, бәлки, сезгә берәр чит илгә барып кайтырга тәкъдим итәрләр? Йә практикага, йә дөньякүләм кызыклы форумга? «Ах, паспортым булса шунда» дип үкенерлек булмасын. Уку йортларында проблемасыз, ягъни бөтен нәрсәгә әзер студентларны яраталар.

Син әле ак кәгазь бите!

Барлык студентларга да беренче айларда субординация сакларга киңәш итәбез. Сез әле монда күптән түгел. Димәк, өлкән сыйныф студентларына мәктәптәге абруегыз белән мактану гел урынлы булмаячак. Онытмагыз – сез әле ап-ак кәгазь бите. Башкаларны тыңларга өйрәнегез һәм коллективка кереп китәргә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев