Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Синең өчен бәхет нәрсә, диеп сорасалар...

Бәхетне табам дип ерак сәфәргә чыкма, аның өчен бары тик күзләрне генә ачарга кирәк.

Бәхетне табам дип ерак сәфәргә чыкма, аның өчен бары тик күзләрне генә ачарга кирәк. Бәхет... Үземнән "Синең өчен ул нәрсә?" - дип сорасалар, барлык җаным-тәнем белән әлеге рәхәт хисне кичергән булсам да, төгәл генә ни икәнлеген аңлатып бирә алмас идем. Әмма мин бәхетле! Бу дөньяда яшәвемә, тирә-ягымдагы бар җиһанга елмаеп яши алганым өчен бәхетлемен мин. Бу тормышта шундый гади генә әйберләр дә бер колач шатлык китерә алалар, ләкин бу барсы да кешенең нинди күзлектән караганыннан тора: "карасын" киергә яратасың икән, син шатлыктан да яманын табачаксың, әгәр дә ал күзлек һәрвакыт синең белән булса, шатлык хәтта кайгыда да туар.

Ышанмассың, әмма халыкара бәхет көне дә бар икән! Ул бөтендөнья буйлап 20 март көнне билгеләп үтелә. Ни өчен нәкъ шул көне дисеңме? Җавабым шундый: бәйрәмне гамәлгә куючылар планетабызның барлык кешеләре бәхеткә (көн озынлыгы төнгә тигез булган сыман) тигез хокуклы икәнлеген ассызыкларга теләп, шушы көнне сайлаганнар. Ә әлеге көннең халыкара бәйрәм булуы бәхеткә омтылыш - планетабызның барлык кешеләре өчен дә уртак тойгы булуыннан гыйбарәт.

Кызыклы факт: галимнәр ачыклаганча, бәхет 50% геннардан, 10% әйләнә-тирәлектән  һәм 40% безнең уй-фикерләребездән тора икән. Шуңа күрә һәрвакыт бары тик күңелле һәм куанычлы әйберләр турында гына уйла, дустым!

Фирүзә Ибраһимова.


 

Бәхет - синең өчен нәрсә?

Бәхет — яраткан кешеләр белән, аларның җылы елмаюларын тоеп яшәү ул. Әлеге хис-тойгы бик үзгә, һәр кешенең фикере төрле булса да, җир шарындагы барлык кешеләр дә бәхетле булу хакында хыяллана. Ә күбесе шул ук вакытта бәхетнең нәрсә икәнен дә аңлап бетерми... Ләкин кайсы күзлектән карамасаң да, бәхет — кешенең күңелендә яши.

Ул кешенең иң саф һәм керсез тойгыларының чагылышы.

Рәйсә Абдуллина.


Бәхет шатлыктан нәрсә белән аерыла?

Шатлык ул кыска вакыт аралыгында гына була. Минем өчен хәтта урамнан йөреп кайту да, кемнәрдеңдер матур итеп уйнаганнарын күзәтеп тору да  - шатлык. Ә бәхет вакыт аралагы буенча карасак, миндә озаграк дәвам итә. Исән-сау булып үзем белгән барлык эшләремне эшли алсам, теләгән җиремә бара алсам, якын кешеләремне күреп сөйләшә алсам, менә шул минем өчен бәхет.

Әмир Фәрхуллин.


Иң бәхетле көнең турында сөйләп кит әле, Азалия!

Минем бәхетле көннәр шактый, әмма барыбер йөрәккә иң якын булганнары да бар. Бервакыт лагерьга барып, мин үземә дуслар таптым. Рәхәт мохиттә вакыт бик тиз уза бит инде, шулай итеп аерылышу вакыты да килеп җитте. Көннәр уза-бара сагындык бит бер-беребезне. Һәм менә көтелмәгән бер көнне без аның белән очраштык, йөгереп килеп кочаклаштык. Андагы шатлык хисе... Кыскасы, озак вакыт күрешми торып, таныш йөзләрне күргән көннәр  - иң бәхетле көннәрем булып санала.

Азалия Хайбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев