Син нинди биюче?
(Киемнәргә карап) - шаян тест
1 Син һәр көнне үзеңнең образыңны уйлап кием сайлыйсың?
а Юк, гадәттә, нәрсә кулга эләгә, шуны киям.
б Әйе, миңа бу бик ошый. Интернетта киемнәрне ничек туры китереп була микән дип эзләп тә утырам.
в Миңа калса, миңа табигатьтән стильле булу бирелгән, нәрсә кисәм дә шәп күренә.
г Кайбер вакыт
2 Көндәлек нәрсә киясең?
а Оверсайз-толстовка, футболкалар. Уңайлы бит!
б Пиджаклар!
в Күлмәкләр. Әйе, алар миңа джинсыларга карагада уңайлырак кебек.
г Әнинең, әбинең киемнәрен кияргә яратам. Винтаж ошый.
3 Аксессуарларга ничек карыйсың?
а Сәгать кенә тагам
б Уңай. Ләкин мин гадәттә киемгә карап, бер генә әйбер тагам.
в Төрле беләзек, муенсалар тагып йөрергә яратам.
г Берәр бәйрәмгә таксаң була инде.
4 Нинди аяк киеменә өстенлек бирәсең?
а Кроссовкалар
б кедалар
в түфли, төрле басаножкалар.
г белмим, төрлесеннән киям.
5 Гардеробыңда киемнәр күпме?
а Юк. Ләкин миңа күп кирәкми дә.
б Миңа һәрвакыт аз кебек
г Күп , әмма шоппингтан баш тартмас идем.
д Юк, база киемнәр.
6 Син нинди?
а Актив
б Җитди
в Кыю
г Башыма берәр идея килсә, шул мизгелдә эшләргә тырышам.
Кайсы хәрефләргә җавапларың күбрәк булды?
а – Синең өчен иң мөһиме - кием уңайлы булырга, кысып тормаска тиеш. Бик актив тормыш алып барасың. Бәлки, берәр спорт түгәрәгенә дә йөрисеңдер әле. Иң кыены – һава торышына карап кием сайлау. Сине без хип-хоп, брейк-данс биюче дияр идек.
б – һәр эштә төгәллек яратасың. Синең кием шкафында һәрвакыт тәртип. Иртәгә киясе киемнәрең үтүкләп эленеп куелган. Эшлекле стиль якын сиңа. Без сине вальс биюче дияр идек.
в – Киемнәрдән шкафың сыгылып тора. Аларга туры килерлек муенсалар, беләзеклар, каешлар да күп. Стилеңә карата комплиментлар ишетү бик мөһим синең өчен. Без сине балерина дияр идек.
г – Барысын да кәефеңә карап эшлисең. Шәп булса, иң яраткан киемнәреңне тартып чыгарасың, көзге алдында бөтереләсең. Кәефең булмаса, нәрсә эләгә - шул синең өстеңдә. Безгә сиңа шаффл биетәсе килә. Кәефең гел күтәренке булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев