Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Сезнең өчен "2020 ел татары" кем ул?

Үз-үзегезгә шушы сорауны биреп карагыз әле.

Сәрбиназ ШәйхУлова - университетның «Бионанотехнологияләр» лабораториясе хезмәткәре. Яшь биолог фәнни эшчәнлеген татар рухы белән бәйләп алып баруы белән башкалардан аерылып тора. Сәрбиназның әлеге сорауга җавабын укыйк әле:

«Тәүлек буе уйланып йөрергә туры килде - шактый авыр сорау булды бу. 2020нче елда татар оешмалары аеруча җанланып, үсеп китте, бигрәк тә виртуаль дөньяда, шуңа күрә аерым бер шәхесне билгеләү ничектер кыенрак. Шулай да минем өчен "2020 ел татары" ул - КГМА доценты, табиб Лотфуллин Илдус Яүдәтович.

Аның Инстаграм челтәрендә аккаунты бар (@ilduslutfullin), анда ул татар һәм рус телләрендә медицина өлкәсенә караган язмаларын урнаштыра. Яңа вирус тарала башлаган көннән алып, бүгенгә хәтле дөрес мәгълүмат биреп тора. Хәер, ул бу эшчәнлеген аңа кадәр дә алып бара иде. Хәзер җәмгыять имеш-мимешләрдән азат, беренчел чыганакларга нигезләнгән язмаларга бигрәк тә мохтаҗ. Билгесезлеккә чумган вакытта, кешеләрне тынычландыра алганы, җиргә төшереп, киңәшләре, сорауларга җаваплар биреп торганы өчен, ул бит әле шул ук вакытта хастаханәдә дә хезмәт куя - шуның өчен аны "2020нче ел татары" дип саныйм.»

Ә сез бу соаруга ничек җавап бирер идегез? Сезнеңчә кем ул - "2020 ел татары"?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X