Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Сезгә авыл Сабан туе ошыймы, әллә шәһәрнекеме?

Нәкъ шушы сорау белән хәбәрчеләребезгә мөрәҗәгать иттек.

Авыл Сабантуйларын шәһәрнекеләрдән күбрәк яратам.  Һәр очраган кешең – таныш-белеш. Күңелгә җылы. Ә шәһәрдә кырмыска оясына эләккән сыман. Тегендә җырлыйлар, монда бииләр, шау-шу, гауга. Зур мәйданда үткәрелгәч, бар нәрсәне игътибарга алып булмый. Һәм, гомумән, минемчә, Сабантуй ул – авыл бәйрәме. Басуда утырту эшләре тәмамланганнан соң, авыл хезмәткәрләренә ял, бәйрәм кебек. Яратам Сабантуйларны! Жәл, елга бер генә.

Айгөл Фәттахова, Арча районы, Шушмабаш авылы.

 

Сабантуйларга карата аерым мәхәббәт миндә.  Һичшиксез, һәр Сабантуйда миллилек һәм рәхәт мохит бар, ләкин, ни дисәләр дә, шәһәрдә үткәрелүче Сабантуйга исем китми. Авыл Сабантуена баруга (аеруча үз авылыңныкына) күңелне бертөрле рәхәт тынычлык биләп ала, борчулар бераз онытылып тора. Шәһәр Сабантуенда, минемчә, кеше артык күп, ә мин, дөресен генә әйткәндә, кеше күп булган җирләрне бик яратып бетермим. Авыл Сабантуе һәрвакыт тыныч һәм рәхәт уза, шәһәр Сабантуе бер читтә торсын!

Айгөл Хәбибрахманова, Кукмара районы, Олыяз авылы.

 

Сабантуй – татарларның борынгыдан килгән иң ямьле бәйрәмнәренең берсе. Нинди генә кызыклы ярышлар, матур чыгышларны сыйдырып бетерә үз эченә бу истәлекле көн.

Сабантуй – авыл бәйрәме. Элек-электән, авыл халкы иген эшләрен тәмамлагач әлеге тантананы зурлап үткәргәннәр. Капчык сугышы дисеңме, ат чабышы дисеңме... Җаның ни тели, шул бар авыл Сабантуенда.

Шәһәр Сабантуена килгәндә... Һичшиксез, моның да уңай яклары күп. Яхшы, кыйммәтле бүләкләр, танылган артист, җырчылар белән очрашу, шау-шу эчендә, меңләгән кеше белән бер дулкында булу! Бу үзе бәхет түгелмени? Бәхет, әлбәттә.

Ә менә кайсы Сабантуйны сайларга микән дип уйландыңмы? Минем киңәшем бер: икесенә дә барып кара! Шикләнмим дә, бик канәгать булып кайтырсың!

Рәйсә Абдуллина, Балтач районы, Карадуган гимназиясе.

 

Алда җавап биргән укучыларның позициясе белән мин дә килешәм. Сабантуй дигәч тә бит күз алдына авыл Сабантуе килә. Һәм мин моны үземнең авыл баласы булуым белән бәйләп әйтмим. Шәһәр Сабантуен күрмәгән кеше түгел бит. Бәлкем бу ассоциация шулай тиеш булганга гына туадыр. Ә шәһәр Сабантуйлары шәһәр халкына бу миллилекне, электән ук сакланып килгән гореф-гадәтләрне  курсәтер өчен, традицияне дәвам итү өчен кирәктер.

Азалия Сабитова, Арча районы, Ашытбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев