Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Рамзэс, Лиса һәм Манэ: Чаллыда балаларга гадәти булмаган исемнәр кушканнар

2022 елның 10 аенда шәһәрдә 5262 бала туган. Кайбер әти-әниләр балаларына гадәти булмаган исемнәр кушканнар.

Чаллы ЗАГСы хәбәр иткәнчә, 2022 елның 10 аенда шәһәрдә 5262 бала туган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 232 балага кимрәк. Шулай ук 46 пар игезәк бала дөньяга килгән.

Балаларга кушылган иң популяр исемнәр: малайларга - Амир, Тимур, Матвей, Лев, Артём, Марк, Карим, Әмир, Артур, Михаил;

кызларга - София (Софья, Сафия), Ева, Амелия, Әминә, Ясминә, Милана, Эмилия, Ралина, Алиса, Арина.


Борынгы рус исемнәре дә кушылган: Ярополк, Аристарх, Евсей, Лаврентий, Евстафий, Савва, Фадей, Назар, Прасковья, Лукерья, Паулина, Серафима, Златослава, Пелагея.

Борынгы татар исемнәрен сайлаган әти-әниләр дә бар: Билал, Виләят, Мөхәммәд, Юсеф, Хәсән, Хәлил, Якуб, Ибраһим, Корбан, Нурбану, Әсма, Хәбибә, Шакирә, Зәйнәб.

Кайбер әти-әниләр балаларына гадәти булмаган исемнәр кушканнар. Шулай итеп шәһәрдә Тиан, Каин, Ким, Марлен, Рамзэс, Ранвир, Дастан, Зейн, Аурел, Ансель, Тео, Арэль исемле малайлар һәм Виринея, Алетта, Мариника, Лиса, Луна, Виланель, Илайда, Сальсабиль, Авигея, Фрея, Кассандра, Инея, Хумай, Таймия, Манэ исемле кызлар бар.

https://chelny-izvest.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев