Пионер кагыйдәләре
Моннан якынча йөз ел элек синең пионер яшьтәшеңә менә нинди киңәшләр биргәннәр:
Сезнең пионерлар турында ишеткәнегез бар инде, шулай бит? Ә бу оешма скаутлар оешмасы үрнәгендә төзелүен белә идегезме (Россиядә ул 1909 елда барлыкка килә).
«Пионер» атамасын «Рус скауты» җәмгыятенең элеккеге секретаре Иннокентий Жуков тәкъдим итә. Ул француз сүзе, «юл яручы» дигәнне аңлата. Пионерлар «Әзер бул!» дигән өндәүгә «Һәрвакыт әзер!» дип җавап бирергә тиеш була.
Татарстанда кызыл галстуклы беренче пионер оешмасы 1923 елның җәендә оештырыла. Моннан якынча йөз ел элек синең пионер яшьтәшеңә менә нинди киңәшләр биргәннәр:
- Организмыңның талчыгуына юл куйма!
- Йоклаганда тәрәзәң ачык торсын.
- Муеныңны салкын суга ияләндер.
- Сәламәтлеге турында уйлаган кызлар биек үкчәле аяк киеменнән баш тартсын.
- Исәнләшкәндә кул биреп түгел, пионерларча исәнләш.
- Карандаш яки ручка башын кимермә.
- 100 яшькә кадәр яшисең килсә, саф һавада озаграк йөр.
- Арыганыңны сизү белән – эштән тукта!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев