Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Ошап»мы, «охшап»мы?

Аларны элек тә бутаганнар, хәзер дә кулланылышлары хакында уйлап та карамыйлар.

«Ошау» сүзе урысчадан - «нравиться, понравиться, приглянуться, прийтись по вкусу кого-либо»; ә «охшау» сүзе «походить, быть похожим, напомнить кого-либо, сходство, подражать» мәгънәсендә йөри.

Ә татарлар шушы ике сүзне рәхәтләнеп бутыйлар. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» дә бу ике сүзне куллануда буталчык китереп чыгара. Анда «ошау» сүзенең төшенчәсе «кемдә дә булса уңай, яхшы тәэсир тудыру, күңелгә хуш килү», «кемнең дә булса таләпләренә, зәвыкларына ярау, яраклы булу, нәрсә дә булса эшләргә ярату, шуннан канәгатьлек, ләззәт табу» дип бирелә дә, буталчыктан башка нәрсә тудыра алмаган «охшау» дигән өченче мәгънәсе китерелә.

Кайчан, нинди очракларда «охшау» формасы кулланыла соң? Мәсәлән, бер мисал. «Бу җыен моңа кадәр була торган җыеннарга ошамаган иде». Бу җөмләдә «ошамаган» сүзен «охшамаган» сүзе белән алыштырсак, без аның нәкъ урынында булырга тиешлеген күрәбез түгелме?

Ә русларда андый буталыш юк бит!


Әхәт Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Айрат Шайхутдинов

    0

    0

    Ошату! Охшату! Елмаямын, канатланам – Мин бит сине ошатам! Күңел күген нурга күмгән, Ай кызына охшатам. Кулларыңның, чәчләремнән, Сыйпаганын ошатам. Җылы Язның йомшак җиле Назлавына охшатам. Икебездә охшаш тойгы, Кичерешләр охшашкан. Охшашлыклар ошау аша, Күңелебез тоташкан. Йөрәкләр дә бер тибештә – Бер-беренә ошаган! Янәшәмдә синең булу. Зур бәйрәмгә охшаган! Айрат Шәйхетдинов 23.03.2019 ......................................... Табигатьнең Язын, Җәен, Көзен, Кышын ошатам! Гомернең, чор алыштырып, Агышына охшатам. Киң офыкны алландырып, Таң атканны ошатам! Инде сүнгән өметләрнең Тууына охшатам. Айрат Шәйхетдинов 23.03.2019

    Теги: кагыйдә бу кызык

    2
    X