Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Өлкәннәр белән үзебезне чагыштырабыз

Бүгенге яшь буын кичәгесеннән кай ягы белән аерыла икән соң?

«Без сезнең кебек чакта...» Әти-әниләрдән бу җөмләне еш ишетәбез, шулай бит?  Һәм чагыштыру, күп очракта, яшь буын файдасына булмый. Шуңа, еш кына, үпкәләп тә куясы килә.

Чынлап та, бүгенге яшь буын кичәгесеннән кай ягы белән аерыла икән соң? Безнең кайсы сыйфатларны уңай дип бәяләргә була икән? Һәм әти-әниләргә хас булган нинди сыйфатлар, безгә, чыннан да, җитми? Шул турыда сөйләшәбез.

Ун өстенлек

Белгечләр яшь буынның ун үзенчәлеген билгеләгән.

* Хәзерге яшьләр (кичәгеләрдән аермалы буларак) бик җитез икән. Һәм алар, гадәттә, бүгенге эшне иртәгәгә калдырмаска тырыша.

* Алар югары белем алуны максат итеп куймый, бәлки акчалы һөнәр табу турында хыяллана. Югары белемле кызларның маникюр ясап акча эшләве дә бүген табигый.

* Яшьләр (яшүсмерләр) дуслары белән карарга фильм сайлаганда мәхәббәт турында әкиятләргә, детектив йә боевикларга түгел, фәлсәфи темаларга өстенлек бирә.

* Югары уку йорты тәмамлагач та, гаилә кору түгел, яхшы эш табу, машина, фатир алу турында уйлый.

* Аларда сәясәт һәм идеология белән кызыксыну көчлерәк.

* Информация күп булу сәбәпле алар кичәге тәэсирләрне бик тиз оныта. 

* Яшьләрдә супертрендлар юк, шуңа күрә актуаль киенү вариантлары бик төрле.

* Бүгенге яшүсмерләрдә сыйныфташларын кыерсыту күренеше элекке белән чагыштырганда кимрәк. Чөнки алар толерантрак. 

* Аларда карьера белән кызыксыну, җитәкче булып эшләү теләге кимрәк. Кызыклы һәм акчалы эш булса, шул җитә.

* Информациянең күп булуы аларга бөтен мөмкинлекләрне күзалларга һәм файдаланырга мөмкинлек бирә.

* Хәзер яшьләргә бүген һәм монда яшәү хас.

Инде минусларга килсәк

* Хәзерге яшь буын  үз өстенә җаваплылык алырга, мөстәкыйльлек тоярга курка икән. Тик бу – алар гаебе түгел, диләр белгечләр. Җәмгыятьтә яшәп килгән тенденцияләр белән бәйле бу.

* Бүген яшьләр күбрәк үзләре (үз мәнфәгатьләре) турында кайгыртырга өйрәнгән. Якыннарны (туган илне) кайгырту хәзерге яшь буында кимрәк. Бу да җәмгыятькә идеологиясез заманда килеп кергән тенденция. Совет заманында, киресенчә, ватанпәрвәрлек һәм өлкәннәрне үзеңнән өстен кую су сибеп үстерелгән булган.

Нәтиҗә ясыйбыз

Дөнья гел үзгәрештә. Һәм бүгенге яшьләрнең кичәгедән үзгә булуы гаҗәп түгелдер. Иң мөһиме – бу аерма өлкәннәр белән яшьләр, әти-әни белән яшүсмер арасындагы татулыкка зыян китермәсен! Нинди хәлдә дә бер-беребезне аңларга тырышыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев