Мәзәкләр (балалар)
Кызык итеп әйтеп куялар инде ул балалар...
Мәктәп янында бер малай елап басып тора:
– Ник елыйсың шулкадәр акырып?
– Әй, шул ревматизм өчен инде.
– Синең яшеңдә нинди ревматизм булсын инде?
– Була шул. Диктантта...
***
– Галимов, син нишләп инглиз телен өйрәнерге теләмисең?
– Ә нигә кирәк ул?
– Ничек инде. Ярты Җир шары шул телдә сөйләшә бит.
– Соң, шул җитмимени инде?
***
Әнисе улыннан:
– Улым, син нишләп көн дә мәктәптән соңарып кайтасың ул?
– Барысына да лифт гаепле.
– Эшләмимени?
– Эшли. Анда бит «4 кешегә исәпләнгән» дип язылган. Калган өч кешене көтеп вакыт үтә.
фото https://www.pexels.com/ru-ru/ сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев