Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Мәктәпләрдә финанс белеме кирәкме?

Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә финанс белеме керә башлаячак. Бу фәнне кирәк дип уйлыйсызмы? дигән сорау белән хәбәрчеләребезгә мөрәҗәгать иттек.

Айгөл Фәттахова:

Бу искитмәле шәп яңалык! Финанс белеме бирү кирәк. Балада кече яшьтән шул өлкәдә белем булдыру, аңа дөрес итеп керемне бүләргә, акчаны юкка сарыф итмәскә өйрәтү бик әһәмиятле. Кайбер гаиләләрдә, ни кызганыч, әти-әни моңа зур игътибар бирми һәм, нәтиҗәдә, киләчәк тормышында бала мөстәкыйль, нормаль, бөтен тормыш алып бара алмый, шуңа уку йортларында булса да сеңдерә башлау бик шәп!

Гөлназ Әхмәдиева:

Финанс белеме һичшиксез файдага гына булачак. Беренчедән, моңа без нык игътибар бирмибез, ә мәктәпне бетереп чыгу белән акчаны дөрес тоту/чыгым һәм керемнәрне рациональ куллану проблемасы килеп басачак. Күпләр әти-әнисе белән бу темага бөтенләй дә фикер алышмый, димәк, укучы балада киләчәктә финанс яктан күп кенә проблемалар туу шансы арта. Икенчедән, бу бит кызык фәннәргә тагын берәү өстәлә дигән сүз! Белем – үз-үзеңә инвестиция бит ул, ничек инде бу өлкәдә камилләшмәскә була! Моңарчы финанс грамоталылыгы турында китапларны яратып һәм кызыксыну белән укый идем, мин мәктәпне тәмамлагач, мондый фән дә булдырганнар икән, рәхмәт яугырлары!

Рәйсә Абдуллина:

Минем фикеремчә, финанс белеме бүгенге көндә бик кирәкле. Чөнки балаларга мәктәп дәресләреннән тыш, тормышка ияләшергә дә кирәк бит!   Яшьтән ук акчаны дөрес итеп ничек кулланырга, керем-чыгымнарны контрольда тотарга өйрәнү бик мөһим.

Тиздән, һичшиксез, бу дәрес барлык укучыларның да , физкультура белән беррәттән, иң яраткан дәресенә әйләнәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев