Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Менә сиңа мә!

*Зәң­гәр төс чер­ки­ләр­не җә­леп итә. Шу­ңа кү­рә ур­ман­га ба­рыр ал­дын­нан бу төс­мер­дә­ге ки­ем ки­яр­гә ки­ңәш ит­ми­ләр.

*Ке­ше кү­зе баш­ка төс­ләр­гә ка­ра­ган­да яшел төс­мер­ләр­не күб­рәк ае­ра ала. Ә алар 370 ләп.

*Кы­зыл төс­кә озак ка­рап тор­саң, пульс ешая икән. Шул ук ва­кыт­та ул спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү­гә сти­мул би­рә. Ста­тис­ти­ка кы­зыл төс­тә­ге фут­бол ко­ман­да­ла­ры­ның еш­рак җи­ңү­ен рас­лый.

*Зәң­гәр төс чер­ки­ләр­не җә­леп итә. Шу­ңа кү­рә ур­ман­га ба­рыр ал­дын­нан бу төс­мер­дә­ге ки­ем ки­яр­гә ки­ңәш ит­ми­ләр.

*Ма­та­дор­лар­ның кы­зыл җи­лән ки­гә­нен күр­гә­нең бар ин­де. Кү­бе­се мо­ны үгез­ләр­не үр­тәр өчен дип уй­лый. Чын­лык­та, үгез­ләр төс­ләр­не аер­мый, алар даль­то­ник­лар. Бу кы­зыл җи­лән­не та­ма­ша­чы­лар­дан кан там­чы­ла­рын яше­рер өчен ки­я­ләр.

*Га­лим­нәр әй­тү­ен­чә, чып­чык­лар дөнь­я­ны ал­су төс­тә кү­рә­ләр һәм баш­ка төс­ләр­не ае­ра ал­мый­лар.

*Юл-транс­порт һә­ла­кәт­лә­рен тик­шер­гән­нән соң шун­дый фи­кер­гә кил­гән­нәр: ак төс­тә­ге ав­то­мо­биль­ләр­нең үлем бе­лән тә­мам­лан­ган ава­ри­я­гә элә­гү их­ти­ма­лы аз­рак бул­ган. Ә ме­нә ка­ра төс­тә­ге ма­ши­на­лар­ның һә­ла­кәт­кә элә­гү их­ти­ма­лы 12 про­цент­ка күб­рәк икән.

*Төс тәм­гә дә тәэ­сир итә ала икән! Чын! Бер үк ри­зык, тә­лин­кә­нең тө­се­нә ка­рап, төр­ле тәм­гә ия бу­лыр­га мөм­кин. Га­лим­нәр мо­ны ачык­лау өчен тәҗ­ри­бә уз­дыр­ган­нар. Кат­на­шу­чы­лар ка­ка­о­ны дүрт төр­ле төс­тә­ге (ак, крем тө­сен­дә­ге, кы­зыл һәм кыз­гылт са­ры) чына­як­лар­дан эч­кән­нәр. Кы­зыл-са­ры һәм крем төс­тә­ге чына­як­лар­да­гы ка­као тәм­ле­рәк дип та­ныл­ган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев