Менә бит ничек икән...
Черкиләр бер ел эчендә халыкның 85 мең литр канын эчәләр.
- Банан ашаган кешене ярата
- Черкиләрне яңа гына банан ашаган кеше исе тарта.
- Черкиләр гадәттә кыш көне юкка чыгып торалар, әмма аларның тормышы башкача дәвам итә - алар йоклыйлар. Кояш кыздыра, көннәр җылына башлау белән черкиләр йөзәрләп һәм меңәрләп чыга башлыйлар. Шунысы кызык: йомырка салудан башлап черки чыга башлаганга кадәр нибары 9-14 көн уза икән!
- Черкиләр бер ел эчендә халыкның 85 мең литр канын эчәләр.
- Дөньядагы иң чыдам бө-
- җәк - Африкадагы су черкие. Ул 270 градустагы сыек гелий «ваннасы-на» да, иң рәхимсез корылыкка да чыдый.
- Дөньяда иң куркыныч бөҗәк булып малярия черкие санала. Таш гасырлардан бирле алар җир йөзендәге халыкның яртысын диярлек кырып килгәннәр. Хәзерге заманда да ел саен 200 миллионга якын кеше малярия йоктыра. Африкада гына да елына 1 миллионнан артык бала шушы чирдән үлә.
- Черкиләр секундына 1000 тапкыр канат кагалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев