Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Мәзәк светофорлар

Дөньяның төрле почмакларында светофорга әллә нинди гаҗәеп һәйкәлләр куелган.

Дөньяның төрле почмакларында светофорга әллә нинди гаҗәеп һәйкәлләр куелган. Шундыйларның берсе Лондонда урнашкан. Ул – 8 метрлы үзенчәлекле светофор «агачы». Бу арт-объект 75 (!) светофордан тора.
Россиядә дә бар андый һәйкәлләр. Әйтик, Халыкара светофор көне уңаеннан, 2010 елда Пермьдә әлеге җайланмага һәйкәл куелган. Шулай ук Мәскәү, Пенза, Новосибирск шәһәрләрендә дә светофорга һәйкәлләр төзелгән. 
Германиядә светофорларның үз йөзе бар. Аларга Ампельман исемле эшләпәле ир-ат сурәтләнгән. Аны 1961 елда Карл Пеглау исемле психолог уйлап тапкан. Тора-бара, ул Берлин шәһәренең брендына әверелгән. Аның сурәте төшерелгән әйберләрне сувенирлар кибетләрендә дә очратырга була. 1990 елларда бу светофорларны алыштыралар, һәм «эшләпәле кеше» югала. Берлин халкына бу хәл бер дә ошамый. Алар светофор «кеше»сен коткару буенча комитет төзиләр. Хакимият каршы килми, һәм Ампельманны кире кайтаралар. Ә Дрездендагы светофорда аның дусты – сарафан кигән, ике толымлы кыз барлыкка килгән.
Берлинда хәтта 13 төсле светофор бар икән. Аны аңлау шактый авыр булганга, җайланма янәшәсендә һәрчак полиция хезмәткәре тора, ди.
Кореядә светофорлар берничә ел элек кенә пәйда булган – моңа кадәр электрон җайланма ролен юл хәрәкәтен көйләүче кызлар үтәгән. Аларны бу вазыйфага сайлап кына, имтиханнар аша гына алганнар. Мондый хәлнең бер илдә дә булганы юк, ди. 
Прагада җәяүлеләр өчен генә уникаль светофор бар. Ул бик тә тар тыкрыктагы хәрәкәтне көйләргә ярдәм итә. Анда берьюлы ике кешегә үтүе авыр. Светофор ике төстә генә яна. 
Озак вакытлар Япониядә светофорның рөхсәт итү сигналы яшел түгел, ә зәңгәр төстә булган. Әмма, кайбер тикшеренүләр раслаганча, кеше күзе нәкъ менә яшел төскә ныграк игътибар итә, шунлыктан Япониядә дә классик җайланма кабул ителгән.

Фото Фрипик сайтыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев