Лагерьлар нинди була?
Җәйге лагерьларның бик күп төрләре була.
Санатор лагерь
Мондый лагерьга юлламалар сәламәтлеге буенча проблемалары булган балаларга бирелә. Һәм, һичшиксез, табиб юлламасы белән.
Тел өйрәтүче лагерь
Сезнең нинди тел өйрәнәсегез килер иде икән? Лагерьны да шушы максаттан чыгып сайларга була. Татар теленә өйрәтүче лагерьлар да бар бездә, инглиз теле юнәлешендәгеләр дә. Тел дәрестә генә түгел, көндәлек тормышта да кулланыла икән, бу инде зур практика.
Спорт лагеры
Спорт яратучылар, һичшиксез, шул юнәлештәге ял лагерьларын сайларга тиеш инде. Аларның аерым бер спорт төренә — футбол, бию, гимнастика, җиңел атлетикага — юнәлтелгәннәре дә була икән.
Иҗади лагерь
Иҗади лагерьда ял иткәнегез бармы сезнең? Иҗат дигәндә шигырь-хикәя язу гына күздә тотылмый, яме. рәсем ясау да, театр да, җыр-бию дә булырга мөмкин ул.
Палаткалы лагерь
Монысы — походта йөрергә яратучылар өчен икән. Уңайлыклары булмаган шартларда (әйтик, урманда) яшәргә каршы түгел икән, палаткалы лагерьлар сезнең өчен бик әйбәт булачак.
Экскурсион лагерь
Монысы инде кызыксынучан кешеләр өчен. Сезне кызыклы, тарихи урыннарга сәяхәтләр көтә дигән сүз бу.
Профильле лагерь
Балалар-яшүсмерләр үзәкләре, кагыйдә буларак, профильле лагерьлар оештыра. Музыка белән дә бәйле булырга мөмкин, компьютерлар белән дә, рәсем сәнгате белән дә.
Сез быел әле кайсыларында булырга өлгердегез соң?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев