Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Күз тиюдән ничек сакланырга?

Күз тию белән һәркемнең – балалар гына түгел, олыларның да очрашканы бардыр.

Күз тию нәрсә соң ул?

Әйтик, син бүген матур күлмәк киеп, бүтәнчәрәк бизәнеп-ясанып килгәнсең икән, син инде башкаларда кызыксыну уятмый калмыйсың. Күбесенчә тирә-юньдәгеләрне таң калдырырлык, гаҗәпләндерерлек сыйфатларга ия кешеләр күзсенә.

Моның нидән шулай икәне аңлашыла да инде: күпчелек бит башкаларга игътибар иткәндә «сөбханалла-машалла» кебек сүзләр кулланмый. Бик нык сокланып карасаң, хәтта үз-үзеңә дә күз тидерергә мөмкин икән.

Әйткән сүзеңә дә, уңышларыңа да, булдыклыгыңа да күз тиюе бар. Шуңа да һәрвакыт «сөбханалла-машалла» дип кабатлау һәм, әлбәттә, дога кылу кирәк. Аллаһ исеме белән дога кылсаң, күз тими.

Кечкенә балалар бигрәк тә тиз күзсенә. Көйсезләнеп, туктаусыз елый, тынгысызлана, үзенә урын таба алмый, анда курку хисе барлыкка килә. Зурларда бу күренеш башкачарак тасвирлана. Кеше үзен авыр хис итә, хәлсезлек тоя, башы авырта башлый, эшкә кул бармый.

Күз тию – хак нәрсә

Кайбер кешеләр аеруча каты күзле була, диләр. Халык телендә аларны «кара күзле»ләр дип тә атыйлар. Андыйларның күзләреннән билгеле бер дулкыннар (вибрация) пәйда була икән. Ул күзгә күренмәгән дулкыннар аркасында кешедә төрле авырулар һәм авырлыклар барлыкка килә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам: «Күз тию – хак нәрсә», – дигән. Бу хәдиснең тулы әйтелешендә: «Кайсыгыз да булса үзендә, байлыгында яки башкаларда үзенә ошаучы әйберне күрсә, бу әйбернең хәерле булуын, бәрәкәтен сорасын, чөнки күз тию ул – хак» дигән юллар бар.

Күз тиюдән ничек сакланырга?

Артык мактану, булган мал-мөлкәт белән масаю, үзеңне башкалардан өстен кую кирәкми. Алар яхшыга илтмәс. Тыйнак булу күпкә отышлырак.

Күз тиюдән халыкта киң таралган миләш ботагы, бөти, булавка, иннек яки корым сөртү кебек әйберләр булышмый.

Күз тиюдән коткара торган бик күп догалар бар. Мәсәлән, «Ән-Нәс» сүрәсе:

“Бис­ми-ллә­ә­hи-ррах­мә­ә­ни-рра­хии­им. Куль-әгүү­зү-би­раб­бин-нәә­әс. Мә­ли­кин-нәә­әс. Илә­ә­hин-нәә­әс. Миң-шәр­рил-үә­сүә­ә­силь-хан­нәә­әс. Әл­лә­зии-йүү­әс­ви­сү-фии-с̣у­дуу­рин-нәә­әс. Ми­нәл-җин-нә­ти-үән-нәә­әс”.

“Әйт син, әй Мө­хәм­мәд га­ләй­һис­сә­ләм: “А­дәм­нәр­нең Раб­бы­сы бул­ган Ал­ла­һы­га сы­гы­на­мын. Адәм­нәр­нең пат­ша­сы бул­ган Ал­ла­һы­га сы­гы­на­мын. Адәм­нәр­нең гый­ба­дәт кы­ла тор­ган Ила­һә­се бул­ган Ал­ла­һы­га сы­гы­на­мын. Чи­ге­нә-чи­ге­нә са­вап­лы эш­тән ты­еп, гө­наһ­лы эш­кә өн­дәп, вәс­вә­сә кы­лу­чы зат­лар­ның за­ра­рын­нан. Ул хан­нәс адәм­нәр­нең кү­ңе­ле­нә явыз­лык­ны са­ла. Ул хан­нәс җен­нәр­дән дә һәм адәм­нәр­дән дә бу­ла”.

(“Һәф­ти­як Шә­риф” ки­та­бын­нан алын­ды).

Тагын бер чистарыну ысуллары – Коръән аятьләрен, догаларны суга укып, шул суны эчү һәм шуның белән юыну. Догалы су белән коену – тәҗрибә аркылы расланган бер дини нәсыйхәт. Мондый авырлыклардан Аллаһ үзе генә саклый ала. Шуңа күрә дә Аның барлыгына һәм берлегенә ихластан ышанырга һәм һәрвакыт догада булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев