Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кыш белән дусмы син?

Дөньяда әллә нинди спорт уеннары бар.

Безнең илдә кышкы спорт төрләре бик популяр. Бу гаҗәп түгел. Өч айга сузылган карга бай вакытта, рәхәтләнеп чана-чаңгы, тимераякта шуарга, төрле уеннар уйнап өлгерергә була. Әле моның белән генә кышның мөмкинлекләре чикләнми бит. Болардан кала, тагын әллә нинди спорт уеннары бар. Диванга сузылып ятып, телефон актаруга караганда, саф һавадагы актив ялга күбрәк өстенлек бирсәң яхшырак, әлбәттә. Әйдә, аларны тагын бер кат искә төшерик. 

Брумбол

Бу уен хоккейны хәтерләтә. Аны Канадада уйлап тапканнар. Брумболны безнең илебездә дә яратып уйныйлар, хәтта турнирлар да оештыралар икән. Чөнки аның кагыйдәләре дә бик гади, уйнарга да күңелле. Биредә кәшәкә урынына себерке яисә таяк тоталар, ә тимераякларны уңайлы аяк киеме яисә киез итекләр алыштыра. Алканы да туп яисә шарчыкка үзгәртәләр. Тагын әле капкачының кәшәкәсе юк. Ул команданы алка кертүдән тезләре белән саклый.  Башка яктан брумбол кагыйдәләре хоккей кагыйдәләреннән аерылмый.

Юкигассен

Әлеге уен 1980 еллар ахырында Япониядә барлыкка килә. Исеме колакка ят кебек тоелса да, бу спорт төре белән син инде таныш. Чөнки балачакта һәркемнең дә кар атышып уйнаганы бар. Беренче кар яугач та, йомарлап куйган шарларны атышып уйнау гадәт инде ул. Ләкин ул вакытта кагыйдәләрсез уйныйсың. Ә юкигассен – команда уены һәм анда берничә кайгыйдәгә буйсынырга кирәк. 

Кырда 7 кешедән торган ике команда очраша. Һәр командада 3 яклаучы һәм 4 һөҗүмче. Һөҗүмчеләрнең бурычы – көндәшләрне йомарланган кар  ярдәмендә бәреп чыгару һәм каршы команда флагына барып җитү, ә яклаучылар һөҗүм итүчеләргә «снарядлар» биреп торырга һәм аларны сакларга тиеш. Матч өчәр минутлык өч периодтан тора. Һәр периодта бер команда 90 снарядтан артык куллана алмый. Барлык шарчыклар уен процессы башланганчы әзерләп куела. Матч вакытында яңаларын ясарга ярамый, бары тик ватылмаганнарын гына кулланырга мөмкин. Иң беренчеләрдән булып флагка барып җиткән яисә каршы команданы тар-мар иткән як – җиңүче була. 

Сноуборд яки сноубординг 

Кышкы спорт төре, тау чаңгысы кебек биек-текә тау битләреннән шуып төшүдән гыйбарәт. Аны яратучылар җәй көннәрендә дә охшаш спорт төрләре белән мавыга. Мәсәлән, чүл барханнарыннан шуып төшү (сэндбординг), диңгез дулкыннарында шуу (серфинг) да шушы спорт төрен хәтерләтә. 

Кышкы футбол

Футболны кем кыш көне уйный инде, диярсең. Уйныйлар икән шул. Елның җылы чорларында популяр булган уен җәйге җылылык турында истәлекләрне яңарта һәм бу спорт төрен яратучыларны сөендерә ала. Әмма кышкы футболның гадәттәгесеннән аермалары бар. Беренчедән, капканы кар өстендә билгеләргә кирәк, хәтта аны карны өеп төзергә дә була. Икенчедән, кышкы футболда кагыйдәләрне гадиләштерергә мөмкин. Мәсәлән, уен капкачыларсыз да үтә ала. Һәм очраклы рәвештә кул белән тупка кагылу да уен кагыйдәләрен бозмый. Ә тупка килгәндә, ике команда да гадәти футбол тубын куллана ала. 

Кышны суык һәм күңелсез чор дип кенә кабул итәргә ярамый. Киресенчә, актив спорт төрләре белән шөгыльләнү, саф һавада кызыклы уеннар уйнау өчен менә дигән вакыт ул. Ә инде яңа ел каникуллары нәкъ шуның өчен бирелгән кебек. Нинди генә һава торышы булмасын, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгасың. Шундыйларның берничәсен барлыйк.   

Тау патшасы

Бу уен өчен тыгыз кардан биек кар көрте эзләп табарга яки кар «тавы»н үзеңә ясарга кирәк. Аның биеклеге төрле булырга мөмкин. Никадәр югарырак булган саен, уйнавы да күңеллерәк. Уен барышында кем дә булса тауның иң югары ноктасына күтәрелә һәм аның «патшасы» була. Ул башкаларга «тәхет»не алырга комачауларга тиеш, чөнки һәр катнашучының максаты – тау патшасы булу. Уен вакытында катнашучылар егылырга, тәгәрәп төшәргә мөмкин. Шуңа күрә куркынычсызлык кагыйдәләре турында кайгыртырга кирәк. Әйтик «тау» астында йомшак кар булуы мөһим. Ә янәшәдә бәрелергә яки яраланырга мөмкин булган коймалар, агачлар, бина почмаклары һәм автомобильләр булмавын күзәтегез. Тау башына кем беренче менә, шул җиңүче була. 

Кем иң җитезе?

Карны чистартып, уен өчен мәйдан, аннары кар йомарламнары әзерлибез. Һәм мәйданчык эченә керәбез. Ике кеше һөҗүмчеләр булып читтә кала. Уенны башлап җибәрәбез. Алып баручылар мәйданчык эчендәгеләргә кар йомарламы ата. Уртадагылар сакланырга тырыша. Тигән очракта, катнашучы уеннан чыга. Иң соңыннан калган ике кеше – иң җитезләр яңа уенда алып баручы була.

Сәхифәне Гөлинә Гусамова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев