Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Ку­ян елы нин­ди бу­лыр?

2023 ел ниндирәк булыр икән? Куян кебек йомшак булыр микән... Бу хакта белгечләр җавабы мондый.

2023 ел ниндирәк булыр икән? Куян кебек йомшак булыр микән...

Бу хакта белгечләр җавабы мондый: 2023 ел бик гармонияле булачак, дип вәгъдә итә алар. Көнчыгыш календаре буенча, бу елның символы булып дуслык яратучы Куян һәм Мәче (елның икенче хуҗасы) тора икән. Алар икесе дә тыныч, назлы хайваннар. Кытайда Куян өмет, уңыш һәм чәчәк ату белән ассоциальләшә. Һәм бу елда туучылар да уңышлы, бик җаваплы һәм амбицияле булалар, ди. Аларны карьера һәм шәхси тормышта зур уңыш көтә. Гомумән, быелгы ел төрле романтик очрашуларга, сәфәрләргә бай булачак.

Киләсе ел яңа белемнәр һәм сәяхәтләр өчен дә кулай. Шуңа ялларыгызны өйдә үткәрмәскә тырышыгыз. Белгечләр бу ел гаиләгә иминлек, бәхет, игелек һәм тыныч, матур мөнәсәбәтләр алып килер, дип ышандыралар. Туганнар, гаилә әгъзалары белән араларның тагын да якынаю көтелә.

Кара Куян елы булганга күрә, елның символик төсләре – кара һәм зәңгәр.

2023 ел стихиясе Су булачак. Бер яктан ул – иминлек, икенче яктан таркалу да булырга мөмкин. Шуңа күрә аның белән идарә итә белергә кирәк. Әгәр дә бу ел уңыш алып килсен дисәгез, куян яисә мәче сыны, кишер тоткан куян уенчыгы алып куегыз.

Белгечләр 2023 елда тормышны үзгәртерлек планнар кормаска куша. Елны гадәти эшләр белән шөгыльләнеп, тынычрак үткәрергә кирәк.

Аңлатма: Һәр ел нинди дә булса хайван исемен йөртә. Һәм елның нинди булуын шул хайванның холкына һәм табигатенә карап юрыйлар. Барлыгы 12 еллык цикл бар. Еллар циклын тычкан башлап җибәрә. Аннан соң үгез, юлбарыс, куян, аждаха, елан, ат, сарык, маймыл, әтәч, эт һәм дуңгыз килә.

 

Куян елында түбәндәге дөньякүләм танылган шәхесләр туган: физик Альберт Эйнштейн, патшабикә Виктория, Француз җырчысы һәм кино актрисасы Эдит Пиаф, шахматчы Гарри Каспаров, кинорежиссер һәм актер Эльдар Рязанов, кино һәм телевидение актрисасы Уитни Хьюстон.

Безнекеләрдән опера җырчысы Рафаил Сәхабиев, язучы,
тәнкыйтьче Фәиз Зөлкәрнәев,  шагыйрә, телевизион һәм радиотапшырулар алып баручы Шәмсия Җиһангирова, композитор Зиннур Сафиуллин, җырчы Гөлнара Тимерҗанова, опера җырчысы Аида Гарифуллина, Камал театры артисты Алмаз Гәрәев һәм башкалар Куян елында туганнар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев