Күчерүгә каршы 9 дәлил
Күчерү – алдау. Син укытучыны һәм үз-үзеңне алдалыйсың.
Күчерү – караклык. Син башка кешедән күчерәсеңме яки интернеттан әзер җавап аласыңмы – чит кеше эшен үзеңнеке итәсең дигән сүз. Авторлык хокуклары турында да онытырга ярамый.
Күчерү – гаделсезлек. Кемдер биремне тырышып эшли, ә син тиз генә күчереп аласың.
Күчерү – үзбәяне түбәнәйтә. Күчерергә өйрәнгән укучы үзенә ышанмый башлый.
Күчерү – белем алуны тоткарлый. Бер теманы өйрәнмичә, күчереп кенә котылган очракта, аңа бәйле башка темаларны аңлавы кыен булачак.
Күчерү – сиңа булган ышанычны киметә. Бер тапкыр күчерүдә тотылсаң, сине гел күчерә дип уйларга мөмкиннәр.
Күчерү – стресс. Тотылмыйм дип күчергәндә дә, чит кешенең эшен үзеңнеке итеп тапшырганда да бик зур стресс кичерергә туры килә.
Күчерү – укытучыны ихтирам итмәү.
Күчерү – начар гадәткә әйләнеп китәргә мөмкин. Бу гадәт үзеңә иҗат итәргә, яңалыкка омтылырга комачаулый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев