Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт...

Мәктәп мәзәкләре. - Әти, айда бөтен нәрсә җиңел диләр, дөресме? -Дөрес, улым. - Математика да җиңелдер инде анда.

Укытучы:

-Доктор сүзенең  синонимы ничек  була?

Укучы:

-Айболит!

***

Укытучы:

-Чәйнектә  су кайный башлагач, суның  молекулалары нишли?

Укучы:

-Чәйнек  капкачын  сикертәләр.

***

Рәсем  дәресендә укытучы  өй эшләрен  тикшерә. Әлфиянең  рәсемен карагач:

-Ә син нинди  рәсем  ясадың ?- дип сорый.

-Океан...

-Дулкыннары юк ич.

-Бу бит Тын океан.

***

Мәктәптән  кайтканда партадашы Шамилдән  сорый:

-Син нигә  “ике”ле алдың?

-Яхшылап язмагансың  ич,  язуыңны  танымадым.

***

Укытучы:

-Җәмилә, син  нигә  җөмлә ахырында берничә  тыныш  билгесе куйдың?

-Берсе дөрес  булмаса, икенчесе  туры  килер  дигән идем, -ди укучы.

***

-Әти, син  күзләреңне  йомып фамилияңне  яза аласыңмы?

-Билгеле.

- Алайса, минем  көндәлегемә  язып күрсәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев