Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Коткаручы этләр

Төркиядә булган җир тетрәүдән соң 47 илдән 388 эт кешеләрне эзләргә ярдәм иткән.

Быел февраль аенда Төркиянең көньягында бик куркыныч җир тетрәүләре булган иде. Бу фаҗига аркасында күп кешенең гомере өзелде, меңләгән кешеләр хәрәбәләр астында калды. Аларга ярдәмгә төрле илләрдән коткаручылар килде. Билгеле, коткаручы-эзләүче этләр дә бар иде.

Саннарга караганда, 47 илдән 388 эт кешеләрне эзләргә ярдәм иткән. Бу махсус өйрәтелгән этләр. Алар хәрәбәләр арасыннан исән кешеләрне ис буенча эзлиләр, тапкач, билгеле бер сигнал бирәләр: йә өрәләр, йә койрыкларын болгыйлар.

Төркиядә аларга бик авыр булган. Чөнки хәрәбәләр астында бик күп кеше була, аннан торак йортлар булуы да авырлык китергән, бар җирдә кеше исе. Шуңа да, коткаручы этләр –  чын геройлар.

Төркиядә фаҗига булганнан соң этләр 20 тәүлек буе кешеләрне эзлиләр, 100 меңгә якын кешене коткаралар(!) Төркиядән этләрне кире үз илләренә самолетта беренче класс урыннарында озатканнар. Шулай итеп коткаручы этләргә хөрмәт күрсәткәннәр.  Ә белгәнебезчә, гадәттә, хайваннар багаж бүлегендә оча.

Торин

Төркиядә коткару эшләрендә катнашкан бер эт Башкортостаннан. Ул – Торин кушаматлы, бордер-колли токымыннан.

12нче февральдә ул бер гаиләне коткара. 14 яшьлек малай һәм аның әти-әнисен. Торинга алар рәхмәтләр укыйлар. Гаилә хәрәбәләр астында бер атна ярдәм көтеп яталар.

Торин плитәләр астыннан хәрәкәт тоемлап ала һәм өрә башлый. Коткаручыларга бик тирән казырга туры килә, нәтиҗәдә алар анда чыннан да исән кешеләр барлыгын күрәләр. Аннары Торин тагын ике кешене коткара.

Мексикадан

Коткару операциясенә Мекискадан 16 эттән торган команда килгән булган. Алар – чын профессионаллар. Этләрнең махсус аяк киемнәре һәм хәтта күзләренә тузан кермәсен өчен күзлекләре дә бар икән.

Отрядның яртысы эзләү эшләре белән мәшгүль булганда, калган яртысы ял итә, аннары алар алышыналар. Шулай итеп алар байтак кешене коткарырга ярдәм иткәннәр.

Хәзер заманча технологияләр дә байтак: тепловизорлар, «тавыштоткыч»лар, төрле видеокамералар. Ә шулай да эзләү операцияләрендә этләрнең ис сизү сәләте бүгенге көндә дә иң югары бәяләнгәне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев