Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Көмеш кыңгырау» редакциясенә Чаллыдагы 42нче мәктәп укучылары экскурсиягә килде

Балаларга иң ошаганы – верстка бүлеге булды.

Редакциябезгә балалар килсә, бигрәкләр дә күңелле була инде. Бу юлы «Көмеш кыңгырау»га Чаллыдагы 42нче мәктәп укучылары экскурсиягә килделәр. Аларның газетаны ничек ясаганнарын беләселәре килгән. Без аларга газетаның ничек эшләнгәнен, каян материаллар җыйганыбыз турында сөйләдек. Балалар газетадагы куар кодларага да игътибар итеп баралар икән. Һәрберсе телефонын теләгән куар кодка якынайтып, видео карады.

Ралина, Самира, Әмин, Ренат – барысы да бик кызыксынучан булып чыктылар. Сорау артыннан сорау яудырдылар. Аларга иң ошаганы – верстка бүлеге булды. Компьютерда газетаның ничек җыелуын, бизәлешен күзәтеп тордылар. Аннары без «Көмеш кыңгырау»ны типографиягә җибәрдек. Балалар аның хәзер почтадан килгәнен көтәләр. Ахырдан без укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырыдык. Киләчәктә алар да хатлар язарлар әле, безнең авторларыбыз булып китәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев