Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кояш балкудан туктамый...

Кояш болыт арасына кереп адашса да, балкуыннан туктамый. Ә син? Әлеге язмамны тормышымдагы киләчәккә этәргеч булган «киртә»ләргә багышлыйм.

Һәр кешенең тормышында җиңүләр дә һәм, әлбәттә, «киртәләр» дә була. (Җиңелү дип әйтмим, сәбәбен тиздән белерсең.) Аларның була зурысы, көчлесе... Кайвакыт алар сине егып сала. Шул мизгелдән соң тормышың тоташ бер кара юл булып тоела башлый. Әгәр син шулар рәтенә керсәң, бу язма нәкъ синең өчен язылган.

Күз алдыңа китер: синең алдыңда шау чәчкәдә утырган баһадир бер агач. Яфраклары уч хәтле дәү, чәчкәләре күз явын алырлык матур... Әлеге сурәт каршыңа килеп бастымы? Әйе булса, болай итик: боларның барсын да озак еллар дәвамында «яфрак ярган» уңышлар дип хис ит. Бу агачка карап һәр кеше соклана, әмма җир астында ниләр яшерелгән соң? Ул «серле» дөньяда җәелеп киткән зур-зур тамырлар – синең җиңелү, уңышсызлыкларың инде. Ә хәзер мин сиңа бер сер ачам: алар булмаган булса, син уңышка ирешә алмаган булыр идең. Шулай да кайвакыт берәр бәйгегә барып, урын ала алмыйча кайтсаң, синдә күңел төшенкелеге күзәтелә. Әлеге фиасконы ничек дөрес итеп кабул итәргә?

Иң беренче үз-үзеңә «Мин бу бәйгедә нәрсә өчен катнашам?» – дип сорау бир. Әгәр син башкаларга «текә» булып күренү максатыннан гына катнашсаң... Уңышка ирешә алырсың микән, белмим.

Уңышсызлыкларыңда башкаларны гаепләмә. Синең уңышың – бары тик тырышлыгың нәтиҗәсе.

Җиңүгә вак-вак адымнар белән барырга кирәк, диләр психологлар. Бүген туып, иртәгә сәхнә йолдызы булып булмый.

Онытма: җиңелү – ул иң зур этәргеч. Алар сиңа киләчәктә дөрес адым ясарга ярдәм итәчәк. Кыскасы, синдәйләрне уңышсызлыклар гына җиңә алмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев