Кешеләрне дәвалаучы җан ияләре
Галимнәр кешеләрне дәвалаучы 5 хайванны атады
1 нче урында песиләр. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча песиләр стресслардан, алкоголь, наркотик йогынтысыннан котылырга булыша. Йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясыйлар. Буын авыртуларын басалар.
2 нче урында - этләр. Алар хуҗаларының тормыш рәвешен активлаштыра. Эт селәгәе антибактериаль эффектка ия.
3 нче урында - атлар. Психик тайпылышлары булган, стресс кичергән кешеләр өчен атлар белән аралашу уңай йогынты ясый. Атлар - тынычландыра. Атлар белән бер сәгать аралашу - куррорттагы бер атналык ялны алыштыра ала икән.
4 нче урында - бал кортлары. Алар ярдәмендә табиблар невралгия, ревматоидлы артрит һ.б авыруларны дәвалыйлар. Балның файдасы турында сөйләп тә торасы юк инде.
5 нче урында - еланнар. Аптырап калдыгызмы? Бу чыннан да шулай икән. Еланнар буын, кан тамырлары авыруларын дәвалый ала. Кайвакыт елан агуы онкология авыруларыннан да кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев