Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кешеләргә нинди кием күбрәк тәэсир итә?

Галимнәр, киемнең кешеләргә тәэсир итү көчен билгеләү өчен, кызыклы тәҗрибә үткәреп карарга бул­ганнар.

Светофорда яшел ут янганын көтеп, юл ар­кылы чыгарга җыенучы кешеләр төркеме янына алар ике егетне бастыралар.

Егетләрнең берсе ертык джинсы чалбар, кроссовкалар һәм футболка кигән, икенчесенең өстендә кара костюм, ак күлмәк, аягында кара ботинкалар, кулында исә дипломаты бар.

Бе­ренче егет, кызыл ут януга карамастан, юл аркылы чыга башлый - аның артыннан беркем дә иярми. Икенчесе дә, яшел ут янганын көтеп тормыйча, уры­ныннан кузгала. Аның артыннан исә башкалар да юлны чыга башлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев