Беренче каналда барган «Поле чудес» тапшыруында яшь татарстанлылар булып кайтты. Камилла белән Кирилл Михайловлар әбиләре белән әлеге тапшыруда катнашканнар.
Камилла тапшыруда «Ай-ли, гөлкəем» җырын башкарган, ә Кирилл «Поле Чудес»ка багышлап язылган махсус шигырь сөйләгән. Бу хакта балаларның әниләре Ләйсән үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.
«Сезнең апагыз чиксез талант иясе» дип белдергән Камилла турында алып баручы Леонид Якубович, аның энесе Кирилл турында да ул бик сәләтле бала дип әйткән. Без Камилла һәм Кирилл белән элемтәгә чыктык. Газетабызның киләсе санында сез алар турындагы язманы укырсыз.
Нет комментариев