Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кайсыбыз сәер түгел?

Һәркемнең үзенә генә хак гадәтләре, сәерлекләре була. Сәләтле, даһи кешеләрдә, иҗат әһелләрендә алар аеруча күп.

 *Француз язучысы Теофил Готье көне-төне сүзлекләр укый торган була.Сүзлек укымыйм дигән кеше аның дошманына әверелгән.

*Оноре де Бальзак буяулары күптән кыршылып, яргаланып беткән кечкенә өстәленнән аерылудан курыккан. Фатирдан-фатирга күчкәндә дә ул бу өстәлне кулыннан ычкындырмаган -чит кеше кулында югалыр дип уйлаган. 

*Шагыйрь Е.Боратынский, әсәрләрен язганда, өтердән гайре беркайчан да бернинди тыныш билгесе куймаган. Ә шагыйрь В.Маяковский картлыктан  һәм микроблардан курыккан, минут саен кулын юа торган була. Кеше белән кул биреп күрешүдән шикләнгән.

*Немец композиторы Рихард Вагаер тәрәзәләрдә бәрхет пәрдәләр, аяк ас­тында калын, авыр келәмнәр булмаса, бер генә нота да яза алмаган.

*13е көнне Иоганн Гете урын өстеннән тормый торган була. Шуның өстенә, ул тәмәке исен яратмый һәм тәмәке тартучылар белән бөтенләй аралашмый.

Тәмәке исен В.И.Ленин, Генри Форд та күралмаган.

*Наполеон Бонапартта сөймәгән 13 санын. Әле җитмәсә, песидән нык курка торган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев