Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Каникуллар...

Сезнең каникуллар ничек үтте соң? Ә менә безнең хәбәрчеләребез каникулны төрлечә үткәргән.

Каникуллар...

Ел буе көтеп алган Яңа ел яллары күз ачып йомганчы үтте дә китте.  «Көмеш кыңгырау»ның даими хәбәрчеләре – безнең иң актив кызлар-малайларлар каникулларын ничегрәк уздырдылар икән? Һәм иң шәп ялны кайда дип саный икән алар: авылдамы, әллә инде шәһәрдәме? Әйдәгез, укыйбыз!

Иң шәп ял – авылда!

Иң шәп яллар авылда гына була, билгеле! Чаллыда яшәсәм дә, каникулларга Мамадыш районы Түбән Яке авылына әбиләремә кайтырга яратам. Бу ялларда да авылда мин. Тауда чана шуабыз, чаңгыда йөрибез, тимераякта җилдерәбез, саф һава сулыйбыз... Рәхәт...

Әдилә Искәндәрова, Чаллы шәһәре, 29 гимназия.

Без – «Кыш бабай» командасы

Билгеле, авылда рәхәт! Көн саен диярлек чана шуарга барасың, хоккей уйныйсың. Әле күптән түгел генә мәктәптә волейбол буенча ярыш узды. Авылыбызның барлык егетләре катнашты биредә, ә безнең «Кыш Бабай» командасы 4нче урынга лаек булды.

Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе.

Каникулда – мәчеткә?!

Кечкенә вакытта миңа шәһәрдә рәхәт шикелле тоела иде. Һәм, каникуллар җитү белән, шәһәргә бару теләге туа иде. Тәм-томнарга, татлы мамык,  аттракционнарга кызыгасың бит инде, ә авылда андый мөмкинлекләр юк. Бәлки мин дә шуның өчен яратканмындыр шәһәрне.

Ә хәзер инде авыл диюгә, минем күз алдыма кышкы тау, шугалак килә. Шугалак кына да түгел әле!  Яллар күңелле үтсен өчен, төрле чаралар, уеннар булып торырга тиеш бит инде ул. Безнең авыл мәчетендә бик күңелле дә, файдалы да чара үтте. «Чиста мәчет» дип аталды ул. Әйе, без мәчетебезне юдык, чистарттык. Аннан соң сабыр гына вәгазь тыңладык. Соңыннан викторина үткәрделәр, бар сораулар дин, Мөхәммәд Мостафа (с.г.ф) һәм башка пәйгамбәрләргә кагылышлы булды. Бу арада без өч тапкыр намаз укырга да җитештек. Ахырдан бергәләп чәй дә эчтек. Минем өчен бу чара бик кирәкле булды.

Әдилә Вәлиева, Кукмара районы, Мәчкәрә мәктәбе.

Окоп ясап уйнадык

Без бу ялларда апаем Закир белән шәһәрдә дә, авылда да булып өлгердек. Авылда бабай белән бергә, ул зур кар өеме ясаган җирдә (русча әйтәм инде) окоп ясадык, шунда рәхәтләнеп уйнадык. Чаллыдан 30 гына километрда булса да, авылда кар ике тапкыр күбрәк ява бугай!

Ә инде Чаллыда Кондыз күлендә тау шудык. Шулай рәхәт булды...

Ильяс Сираев, Чаллы шәһәре, «Адымнар» мәктәбе.

Әдәбияттан – олимпиада, рус теленнән – ВПР...

Мин авылда яшим. Һәм, әлбәттә, каникулларны авылда үткәрәм. Күбесенчә, әдәбияттан олимпиадага әзерләнеп үтеп китә ул. Әле тагын рус теленнән ВПРга, биологиядән имтиханга әзерләнергә кирәк. Тик, кыш булгач, спортка да игътибар бирмичә булмый. Каникулларда рәхәтләнеп тауда шудык! Бик кызык булды. Таулар арасында яшәсәм дә, ике ел чанада шуганым юк иде. Быел, ниһаять, бу эшне дә башкардым.

Нәфисә Шәяхмәтова, Мамадыш.

Чын картиналар күрдем

Әле бит онытып торам язарга – без сыйныфыбыз белән Чаллыдагы картиналар галереясына барып кайттык!  Анда безне экскурсовод картиналар, рәссамнар, буяу һәм рәсем төшерү алымнары, төрле техникалар белән таныштырып барды. Картиналар искиткеч матур иде. Араларында 10-16 яшьлек балаларныкы да бар ич! Шаккаткыч бит бу! Галереягә беренче генә баруым иде. Чын картиналар күрдем!

Ә соңыннан без шәһәр буйлап экскурсиядә йөрдек.

Азалия Хәйбуллина, Тукай районы, .

«Чебурашка»ны карадыгызмы?

Ялларны кино яисә мульфильмнар караудан башка күз алдына да китереп булмый инде ул. Мин дә менә бу ялларда «Чебурашка») һәм «Ёлки лохматые» фильмнарын карадым. Икесе дә бик кызыклы. Эчтәлеген сөйләп тормыйм, үзегез карарсыз әле.

Руслан Логинов, Чаллы.

Мин бу ялларны бик актив уздырдым дияр идем. Инде икенче ел биатлон белән шөгыльләнәм. Бу спорт төре буенча ярышларга да йөрим. Күптән түгел генә Тукай районы Новый поселогында егетләр һәм кызлар арасында “Игелек энергиясе" Кубогы ачык ярышларының 6 этабы узды. Катнашучылар арасында Удмуртиядән һәм Татарстанның төрле районнарыннан килүчеләр бар иде. Мин үзем призлы урын алмасам да, беренче унлыкка керүемә бик шатландым. Ярышта минем яшьтәгеләр 2,6 км узып, 2 тапкыр мылтыктан атарга тиеш иде. Быел осталыгым һәм көчемнең артуын яхшы сизәм, мина бик ошый. Моның өчен тренерым Иван Николаевич Романовка һәм якын дустым Эмир Валовка бик рәхмәтлемен. Бу ялларда гаилә белән дә чаңгыда шудык. Миннән күреп, әти-әнием һәм энекәшем дә чаңгыга бастылар.

Рамазан Нурлыев, Тукай районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев