Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кабартма бәйрәме

Ел саен июньнең беренче җомгасында Халыкара «пончик» көнен билгеләп үтәләр. Безнеңчә, кабартма була инде ул.

Тарихы мондыйрак аның. Беренче Бөтендөнья сугышында «Коткару армиясе» хәйрия оешмасы Франциягә 250 волонтер җибәрә. Алар махсус социаль үзәкләр ачалар һәм солдатларны яңа пешкән камыр ризыклары, хат язу өчен кирәк-яраклар белән тәэмин итәләр.

Фронт шартларында пешеренү бик җиңел булмый, әлбәттә. Волонтерлар пончиклар пешерергә тәкъдим итә. Чөнки аларны пешерү җайлы, солдатлар да бик яратып ашый. «Коткару армиясе», шушы игелекле волонтерларга рәхмәт йөзеннән, 1938 елда Халыкара «пончик» көне игълан итә.

2007 елда Яңа Зеландиядә алсу-шәмәхә төстәге «пончик»ка һәйкәл куйганнар.

Гиннесның Рекордлар китабына кертелгән гигант «пончик»ның диаметры – 6 метр, авырлыгы – 3,5 тонна. Аны 9 сәгать ясаганннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев