Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Юл әлифбасы (иминлек тесты)

Дуслар, ә сез юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләсезме? Әйдәгез, юл иминлеге турында белемнәребезне искә төшереп, тест узып карыйбыз.

Юл әлифбасын бергәләп укыгыз: энекәш-сеңелкәшләрегезне дә өйрәтергә онытмагыз.

1. Юл йөрү кагыйдәләре буенча, нәрсәләр тыела?

а) велосипедта рульне ычкындырып йөрү;

б) юл аша велосипедтан төшеп чыгу;

в) велосипед юлында йөрү.

2. Җәяүле кайда йөри ала?

а) машиналар юлында;

б) шоссе буйлап;

в) тротуарда.

3. Юл аша чыкканда, нинди булырга кирәк?

а) көчле, кыю, төз;

б) игътибарлы, сак, җыйнак;

в) акыллы, матур, шат.

4. Асфальтта ак сызыклар белән билгеләнгән юл ничек атала?

а) болан;

б) зебра;

в) ат.

5. Юл аша чыкканда, иң элек кая карарга?

а) сулга;

б) уңга;

в) алга.

6. Автобуста баручы кеше кем ул?

а) җәяүле;

б) машина йөртүче;

в) пассажир.

7. Кайда хата киткән?

а) караусыз калган пакет, сумка һәм башка предметлар күрсәң, аларга тотынма, тиз арада автобус йөртүчегә хәбәр ит;

б) автобус йөртүче белән сөйләш, сораулар бир, ялгызы моңсуланып бармасын;

в) хәрәкәт вакытында әрле-бирле йөренмә.

8. Җәмәгать транспортында кем үзен дөрес тоткан?

а) Азат автобус ишегенә сөялгән;

б) Алсу башын тәрәзәгә тыккан;

в) Булат, егылмас өчен, тотынып бара.

9. Тыю билгеләре нинди була?

а) зәңгәр кырыйлы түгәрәк;

б) кызыл кырыйлы түгәрәк;

в) кызыл кырыйлы өчпочмак.

10. Иң мөһим юл билгесе нинди?

а) барлык юл билгеләре дә әһәмиятле – алардан башка юлларда иминлек була алмый;

б) иң кирәк юл билгеләре – сервис билгеләре, без ягулык салу станцияләренең һәм хастаханәләрнең кайда урнашканын һәрчак белеп торырга тиеш;

в) иң мөһиме – кисәтүче юл билгеләре, алар машина йөртүчене хәвеф-хәтәрдән саклап калалар.

11. Җәяүле нинди юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш?

а) тротуарда гына йөрергә, тиешле урында гына юл аша чыгарга;

б) тротуарларда йөрергә һәм юл аша тиз генә йөгереп чыгарга;

в) тукталышта машина юлына чыгып транспорт көтәргә.

12. Тротуарда барганда, якындагы ишегалдыннан туп тәгәрәп килеп чыкты, ди. Син нишләргә тиеш?

а) тупны куып тотарга һәм хуҗасына бирергә;

б) туп артыннан йөгерүчене тотып калырга;

в) игътибар итмичә, узып китәргә.

13. Юллардагы сызыклар («разметка») нинди төстә була?

а) ак һәм алсу;

б) сары һәм кара;

в) ак һәм сары.

14. Галия еш кына әтисе белән машинада йөри. Бүген ул мәктәп хәлләре һәм киләсе атнага планнары турында юл буе сөйләп барды. Галия дөрес эшләдеме?

а) әйе, чөнки сөйләшеп барганда, юл озын тоелмый;

б) юк, машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлтергә ярамый;

в) әйе, чөнки әтисе гел эштә. Аның белән кайчан тагын сөйләшергә?

 

 

Дөрес җаваплар: 1 – а; 2 – в; 3 – б; 4 – б; 5 – а; 6 – в; 7 – б; 8 – в; 9 – б; 10 – а; 11 – а; 12 – б; 13 – в; 14 – б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев