Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Җиңү бәйрәме турында сез белмәгән фактлар

9нчы май 20 елга якын бәйрәм көне дип саналмаган.

  • Берлин 1945 елның 2нче маенда алына. Ләкин фашист гаскәрләре тагын бер атна каршылык күрсәтәләр. Соңгы капитуляция 9нчы майга каршы төндә имзалана. Мәскәү вакыты белән бу 9нчы майда 00:43 сәгатьтә, ә Европа вакыты буенча 22:43 сәгатьтә 8нче майда була. Беренче Җиңү Парады 1945 елның 24нче июнендә уздырыла. Бу көнне ишеп яңгыр ява. Парадны маршал Георгий Жуков кабул итә. Ул көмеш-ак төстәге Кумир кушаматлы атка атланган була. 
  • 9нчы май 20 елга якын бәйрәм көне дип саналмаган. Парадлар да ел саен уздырылмаган. 1995 елдан башлап кына алар ел саен үткәрелә башлый.
  • Хәзер Бөек Ватан сугышында Җиңү символы — Георгий тасмасы. Гомумән, бу тасма 18 гасырда ук сугышта күрсәткән батырлыклар өчен булдырылган.
  • 2000 елда Мәскәүдә ветераннарның соңгы җәяүле парады булды.
  • 2008 елда Җиңү парадында Кызыл мәйданда беренче тапкыр авыр техника узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев