Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Ильнур Назиров: «Россия мәктәп укучылары хәрәкәтендәге бердәмлек һәм дуслык турында гимн яздым»

Бүген сезне актив һәм талантлы егет, музыкант һәм көрәшче Ильнур Назиров белән таныштырырга телибез.

Ильнур Назиров музыка, җырлар яза — яшьләр оешмаларында, Казанда һәм Татарстанда яшьләр арасында таныла башлаган музыкант.

Быел сентябрь аенда Ильнур Россия мәктәп укучылары хәрәкәте (РДШ) өчен яңа гимн язган, әлеге җырның клибын Вконтакте челтәрендә 120 меңнән артык кеше караган.

“Җыр язып, аңа клип төшерү минем өчен тормышка ашмастай әйбер кебек иде. Әмма бу җыр һәм бу клип безнең бергәләп теләсә нинди эшне башкарып чыга алуыбызга турыдан-туры дәлил булып тора.

Бу җыр Россия мәктәп укучылары хәрәкәтендәге бердәмлек һәм дуслык турында. РДШга килгәч, мин чын һәм тугры дуслар таптым һәм үзем өчен зур мөмкинлекләр ачтым. Бу мине иҗатка рухландырды» ди Ильнур гимнның барлыкка килүе турында.

Ильнур КФУ каршындагы 2нче гимназиянең 11нче сыйныф укучысы. Ул Lezzet дигән тәхәллүс белән иҗат итә. 7нче октябрь көнне бөтен музыкаль мәйданнарда аның татарча альбомы чыгачак.

Ильнур өчен Россия мәктәп укучылары хәрәкәте бик зур әһәмияткә ия. Ул оешманың активисты, төрле форумнар, бәйгеләр катнашучысы, республикакүләм һәм россиякүләм бәйгеләре призеры һәм җиңүчесе.

Шулай ук “QUBE.OK”  проекты җитәкчесе дә әле ул. “QUBE.OK” –  волейбол буенча спорт проекты икән. Аның эше нидән гыйбарәт соң? Татарстанның бөтен районнарында мәктәпләр үзенең волейбол командасын барлый, муниципаль этапларны үтеп, алар финалга Казанга килә. Финал ярышы зур бер чара буларак үтә, спорт йолдызлары чакырыла, концерт һәм финал уеннары башкарыла.

Ильнур үзе дә спорт белән дус – менә 10 ел инде татарча милли көрәш белән шөгыльләнә икән ул, Татарстан һәм Казан ярышларда призер исемен яулаган көрәшче.

Ә хәзерге вакытта ул «Большая перемена» бәйгесендә. Бу бәйгедә ул беренче генә тапкыр катнаша.

«Татарстан делегациясеннән 18 дән артык бала чакырылды - алар барысы да республиканың иң актив, иң текә яшьләре. Бәйге кысаларында без Яшьләр сәясәтенә багышланган кейслар, тестлар чиштек, "Топ-спикер" һәм "Самопрезентация” дигән конкурсларда катнаштык. Азакта, иң күп баллар җыйган яшьләр Татарстан республикасы президенты премиясе һәм «Артек» ка путевка белән бүләкләнде», дип хәбәр итте безгә Ильнур.

Ильнурга алга таба уңышлар телибез, киләчәктә дә алдынгы урыннар алып, зур җиңүләр яулап яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев