Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яңа елга әзерлек нинди булырга тиеш?

Тиз­дән иң мог­җи­за­ви һәм тыл­сым­лы бәй­рәм­нәр­нең бер­се – Яңа ел җи­тә!

Ин­де хә­зер­дән үк урам­нар би­зәл­гән, бәй­рәм ал­ды мә­шә­кать­лә­ре си­зе­лә, шә­һәр-авыл­лар нин­ди­дер тыл­сым бе­лән ту­ла. Якын­на­рың өчен бәй­рәм ру­хы бул­ды­ра­сы ки­лә, чөн­ки алар­ның бә­хет­ле күз­лә­ре һәм ел­ма­ю­ла­ры бик мө­һим. Мо­ның өчен нин­ди дә бул­са шө­гыль­не бер­гә баш­ка­ру, ва­кыт­ны бер­гә уз­ды­ру да җи­тә.

Яңа ел­га әзер­лек нин­ди бу­лыр­га ти­еш соң?

Иң га­ди­лә­рен­нән баш­лыйк. Бер­гә­ләп тәм­ле ри­зык­лар пе­ше­реп, га­и­лә­дә­ге­ләр­не сый­лау, мә­сә­лән. Пе­ченье ка­мы­рын төр­ле фор­ма­да, җа­ны­гыз те­лә­гән­чә ки­сеп (чыр­шы, Кыш Ба­бай, уен­чык, бү­ләк), төр­ле­чә би­зәр­гә бу­ла. Ка­мыр эче­нә те­ләк­лә­рең­не дә язып куй, алай та­гын да ма­вык­тыр­гыч­рак ки­леп чы­га. Бер-бе­ре­ңә яңа ел кә­е­фе өс­тәү­нең бер ча­ра­сы бу.

Пе­ше­рү эш­лә­ре бе­лән шө­гыль­лән­гән ва­кыт­ны фо­тог­ра­фи­я­гә тө­ше­реп, кү­ңел­ле кадр­лар­ны “э­ләк­те­реп” ба­ры­гыз. Ел са­ен га­и­лә бе­лән фо­то­га тө­шү тра­ди­ци­я­се дә ко­ма­чау­ла­мас. Алар­ны бер аль­бом­га туп­лап, ис­тә­лек­кә җы­е­гыз. Һәм ин­де узып ба­ру­чы ел­ның соң­гы көн­нә­рен­дә су­рәт­ләр­не бар­лап, ис­тә­лек­ләр яңар­тыр­га мөм­кин.

Га­и­лә­гез бе­лән уз­ган ел­ның иң як­ты ва­кый­га­ла­рын һәм ки­лә­се ел­га бул­ган өмет-хы­ял­ла­ры­гыз­ны бер бит­кә язы­гыз. 5-10 ел­лап ва­кыт үт­кәч, га­и­лә та­ри­хын яңар­ту – бик дул­кын­лан­дыр­гыч бу­ла­чак. Ан­да га­и­лә­гә бәй­ле мө­һим ва­кый­га­лар: сә­я­хәт итү, яңа йорт­ка кү­чү, ма­ши­на са­тып алу, эш­тә һәм уку­да бул­ган уңыш­лар ке­бек иң мө­һим һәм бә­хет­ле миз­гел­ләр­не тер­кәр­гә ки­рәк.

Яңа ел чыр­шы­сы би­зәү

Яңа ел­да чыр­шы би­зәү та­ри­хы ерак 1513 ел­да ук баш­лан­ган. Урам­да бар­ган­да йол­дыз­лар ту­лы күк йө­зен кү­реп, чыр­шы оч­ла­рын­да­гы як­ты ут­лар­га сок­ла­нып ка­ра­ган­нар. Шу­лай итеп, чыр­шы­ны бал­кып тор­сын өчен шәм­нәр бе­лән би­зәү һәм баш очы­на йол­дыз кую тра­ди­ци­я­се бар­лык­ка кил­гән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев