Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Иң яраткан мультфильмың нинди?

Хәбәрчеләребез төркемендә «Бәләкәй чакта иң яраткан мультфильмыгыз нинди иде? Һәм хәзер? Гомумән, хәзерге мультиклар ошыймы сезгә?» дигән темага бик күңелле фикер алышу узды. Сез дә укып карагыз әле.

Азалия:

– Кечкенә чагымда «Disney»  каналында баручы «София  Прекрасная» (0+), «Лентяево» (0+), «7D» (6+) мультфильмнарын аеруча ошата идем. «Гравити Фолз» (12+) ка ныклы «5»ле билгесе куям. Әле дә күп серияләрен кабаттан карыйм, шуңа охшатып төшерелгән татарча «Вәли» мультигын да карадым, ул да үзенчәлекле, бер генә серия белән калулары гына әйбәт булмаган. Хәзер иң еш караган  мультфильм – «Леди Баг и Супер Кот» (6+)!

Әнвәр:

– Иң яраткан мультфильмнарым – «Том и Джери», «Привет, я Николя» (0+), «Леди баг и супер кот» (6+), «Маша и Медведь»(0+) һәм «Гравити Фолз» (12+)... Балачагым шуларны карап узды инде минем. Ә хәзерге мультикларга килгәндә, минемчә, алар сәер: геройлары да, анимациясе дә. Сеңлем белән әле дә «Маша и Медьведь» (0+) мультигын яратып карыйбыз.

Әмир:

– Мин бәләкәй чакта «Смурфики» (0+), «Маленькое королевство Бена и Холли» (0+), «Щенячий патруль» (0+) дип аталган мультикларны, шулай ук «Гравити Фолз» (12+) дигән сериалны, Хаяо Миадзакиның «Минем Тоторо исемле күршем» (0+), «Хауло замкы» (0+) һәм «Унесённые призраками» (12+) дигән  анимеларны апам белән яратып карый идем. Хәзер мин мультфильмнар карамыйм, алар миңа ошап бетмиләр. Бүген күбрәк чынбарлык, кешеләр турындагы фильмнар карарга яратам.

Нәфисә:

– «Барбоскины» (0+) мультигын балачакта бик яратып карый идем, хәзер минемчә аларны бозып бетерделәр.

Таңсылу:

– Минем ин яраткан мультфильмнар ул «Барбоскины» (0+), «Маленькое королевство Бена и Холли» (0+) һәм «Фиксики» (0+).

Нәфисә:

– Мин әле һаман да «Папины дочки» (16+) сериалын карыйм, бик кызык ул, караганыгыз бармы? Шул сериалдан миңа Даша бик ошый. Ә Галина Сергеевна соңгы серияларында үз-үзенә охшамый башлады.

Әдилә:

– Ә миңа Пуговка ошый!

Рәйсә:

– Минем яраткан мультфильмым гомергә «Три кота» (0+) иде. Кечкенә чакта Коржик, Карамелька, Компот белән хыялланып бетсәм, хәзер буш вакытта «Өч песи»не караудан баш тартмас идем.

Фирүзә:

– Ул мультфильмнарны минем әти ничек «мәрткә китеп» караганын белсәгез...

Иделия:

– Үсә барган саен кызыксынулар үзгәрә. Мин мультиклардан блогерларга (Тик-ток, Ютубларга) күчкәнемне сизми дә калдым.

Нәфисә:

Хәзер бик популяр булган «Постучись в мою дверь» (16+) сезгә ошадымы? Карый башласаң, туктап булмый. Һәм менә искә төште – «Фиксики» (0+) мультигын татар телендә караганыгыз бармы?

Иделия:

– Әйе.

Руслан:

– Мин бәләкәй чакта «Смурфики» (0+) мультфильмын карарга ярата идем. Ә хәзер инде мультфильмнар карарга яратмыйм. Хәзер әбигә ияреп, мәхәббәт турында сериаллар карыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев