Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Голос. Дети» проектында Казан кызлары дуэт башкарып, халыкны шаккаттырды

Элина белән Ольга дуэт буларак инде өч ел җырлый. Егор Крид сүзләренчә, «Голос. Дети» проектында бу беренче дуэт.

«Голос. Дети» проектының юбилей сезоны илебезнең төрле төбәкләреннән иң талантлы балаларны җыя. Күптән түгел Казан кызлары Элина Нигъмәтуллина һәм Ольга Косарева дуэт башкарып, халыкны шаккаттырды. Алар «Сберегла» җыры белән «сукыр тыңлаулар» этабын узды. Җырның беренче секундларында ук кызларга Егор Крид борыла һәм үз командасына чакыра.

Кызлар тышкы яктан да, тавышларының яңгырашы белән дә бер-берсенә бик охшаган. Аларның уртак кызыксынулары – рәсем ясау, уку һәм җырлау. Элина белән Ольга дуэт буларак инде өч ел җырлыйлар икән. Алар икәү җырлау җиңелрәк һәм ул хәтле куркыныч түгел дип саный. Әлеге дуэт «Кара җиләк» исемен йөртә.

Киләсе турларда да кызларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев