Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Эти­кет ка­гый­дә­лә­ре: нәр­сә кы­зык...

Шу­ны­сы кы­зык, яшь ка­те­го­ри­я­се бу­ен­ча ке­ше­ләр өч­кә бү­ле­нә икән: 30 яшь­кә ка­дәр­ле­ләр, 30дан пен­сия яше­нә ка­дәр­ле­ләр, пен­сия яшен­дә­ге­ләр. Ка­гый­дә­ләр исә шу­шы бүле­неш­не ис­тә то­тып тө­зел­гән.

* Бер яшь төр­ке­ме­нә ке­рү­че­ләр­нең (сүз ха­тын-кыз­лар ха­кын­да гы­на бар­са) бер-бер­се­нә урын би­рүе ки­ле­шеп бет­ми икән. Бу яшь аер­ма­сын ас­сы­зык­лау (син мин­нән олы­рак, дип ис­кәр­тү) бу­лып то­е­лыр­га мөм­кин.

* Урын бир­мә­гән ке­ше­гә ки­сә­тү ясар­га яра­мый. Яса­ган оч­рак­та да бик әдәп­ле бу­лыр­га ки­рәк.

* Яшүс­мер­ләр­нең 8-9 яшь­тән үк өл­кән­нәр­гә урын би­рә баш­ла­вы хуп­ла­на. Кеч­ке­нә­рәк­ләр әле үз­лә­ре яр­дәм­гә мох­таҗ са­на­ла.

* Урын­ны бер­кай­чан да ка­нә­гать­сез йөз бе­лән би­рер­гә яра­мый. Бу – бир­мәү бе­лән бер.  

* Уты­ру­дан баш тарт­кан ке­ше­не мәҗ­бү­ри­ләр­гә яра­мый. Ахыр чик­тә бу – аның эше.

 

Чит ил­ләр­дә ни­чек?

  • Без­нең ил­дә эти­кет ка­гый­дә­лә­ре сак­ла­на әле, ди­ләр бел­геч­ләр. Ә ме­нә Нор­ве­ги­я­дә өл­кән­нәр­гә урын би­рү га­дә­те бө­тен­ләй юк икән. Чөн­ки бу алар­ны тү­бән­се­тү бу­лып то­е­лыр­га мөм­кин. «Син көч­сез, ә мин син­нән көч­ле­рәк» ди­гән ке­бег­рәк. 
  • Аме­ри­ка­да, Фран­ци­я­дә дә урын би­рү­не тү­бән­се­тү итеп са­нау­ла­ры их­ти­мал.
  • Япо­ни­я­дә дә өл­кән­нәр­гә урын би­рү ка­бул ител­мә­гән. Әм­ма, аның ка­ра­вы, алар­да ин­ва­лид­лар һәм өл­кән­нәр өчен ка­рал­ган урын­нар­га уты­рыр­га яра­мый.
  • Көнь­як Ко­ре­я­дә исә урын би­рү­не за­ман­ча тех­но­ло­ги­я­ләр бе­лән җай­га сал­ган­нар. Ан­да ав­то­бус­ка өл­кән ке­ше ки­леп ке­рү бе­лән ал­гы рәт­тә­ге урын­нар­да сиг­нал эш­ли баш­лый. Һәм өл­кән­нәр­нең уры­нын ал­ган яшь ке­ше те­лә­сә-те­лә­мә­сә дә то­рыр­га мәҗ­бүр бу­ла.

Өл­кән­нәр­гә урын бир­сәң, кү­ңел­дә рә­хәт­лек туа. Бө­тен ке­ше дә шул рә­хәт­лек­не то­яр­га ом­тыл­са, дөнь­я­быз та­гын да ямь­лә­нер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев