Эльвира исемле малай
Бу хәл Башкортостанда булган.
10-16 нчы июльдә башкалабызда 443 бала туган. Яңа туган балаларга Әмир, Тимур, Савелий, Арсений, Арина, Кира, Азалия һәм Ева исемнәрен аеруча яратып кушканнар. Степан, Замир, Илья, Зиннур, Агния, Талия, Рушана һәм Әнисә кебек сирәк исемнәр дә кушылган.
Кызык, Гүзәл исемен без гел кызларга гына бирәләр дип уйлыйбыз. Бу исемне йөрткән ир-атлар да бар икән.
Фирдәвес исемле апаларны, абыйларны да очратырга була.
Фидан исеме бездә күбесенчә малайларга кушыла, ә гарәп илләрендә ул кызлар исеме булып санала.
Айназ, Айнур, Рәйхан исемле кызларны да, малайларны да очратырга була.
Ә менә Башкортостандагы бер малайга Эльвира дип исем кушканнар. Монсы инде кызык түгел, кызганыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев