Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Дис­ней­ленд буенча сәяхәт

Сә­я­хәт­че­ләр клу­бы. Дис­ней­ленд.

Дис­ней­ленд

Уолт Дис­ней иҗат ит­кән мульт­фильм­нар­ны кем­нәр ге­нә бел­ми икән? Бар дөнь­я­га та­ныл­ган бу ма­тур мульт­фильм пер­со­наж­ла­рын ка­рап ин­де ни­чә бу­ын ба­ла үс­те. Дис­ней­ленд­лар ач­кач, ба­ла­лар шу­шы сих­ри әки­ят­ләр иле­нә сә­я­хәт кы­ла ал­ды. Ба­ла­лар да, олы­лар да мон­дый парк­лар­да кү­ңел ачар­га яра­та. Җир ша­рын­да ни­чә Дис­ней­ленд бар ми­кән? Әле­гә алар би­шәү: ике­се АКШ­да, бер­се Ев­ро­па­да һәм та­гын ике­се Ази­я­дә. Әй­дә­гез, шу­лар бу­ен­ча сә­я­хәт кы­лып кай­тыйк әле.

Ка­ли­фор­ни­я­дә

АКШ­та­гы Ка­ли­фор­ния шә­һә­рен­дә Дис­ней­ленд 1955 ел­да ачы­ла һәм бик тиз по­пу­ляр­ла­ша. Ул тә­гәр­мәч рә­ве­шен­дә тө­зе­лә. Парк­ка ке­рү­че­ләр шун­да ук төп урам­га элә­гә­ләр. Бу юл алар­ны парк­та­гы иң зур би­на - «Йок­лау­чы сы­лу» («С­пя­щая кра­са­ви­ца») йор­ты­на алып ки­лә. Йорт парк­ның нәкъ ур­та­сын­да ур­наш­кан, ан­нан төр­ле як­ка кит­кән юл­лар те­ма­тик зо­на­лар­га ил­тә.

Бу парк­та 8 те­ма­тик зо­на бар:

1. АКШ­ның төп ура­мы.

2. Ма­җа­ра­лар иле (кыр­гый джунг­ли бу­ен­ча сә­я­хәт).

3. Фан­та­зи­я­ләр иле (иң кеч­ке­нә­ләр өчен).

4. Кыр­гый көн­ба­тыш эпо­ха­сы (ков­бой­лар).

5. Ки­лә­чәк иле (мон­да по­пу­ляр фан­таст­лар яз­ган әсәр­ләр бу­ен­ча сә­я­хәт­ләр кы­лы­на).

6. Яңа Ор­ле­ан мәй­да­ны.

7. Хай­ван­нар дөнь­я­сын­да.

8. Мик­ки­ның мульт­шә­һә­ре - бу зо­на­да дис­ней мульт­филь­мы ге­рой­ла­ры бе­лән оч­ра­шыр­га бу­ла.

 

Фи­ла­дель­фия шта­тын­да

АКШ­та­гы Ор­лан­до шә­һә­рен­дә та­гын бер Дис­ней­ленд бар. Ул 1971 ел­да ачыл­ган. Бу кү­ңел ачу пар­кы ачы­лу бе­лән кеч­ке­нә һәм ты­ныч шә­һәр­чек бик күп ту­рист­лар җә­леп итә тор­ган ку­рорт­ка әй­лә­нә. Ул дөнь­я­да­гы иң зур кү­ңел ачу пар­кы, елы­на би­ре­дә 50 000 000нан ар­тык ке­ше бу­ла икән.

Бу Дис­ней­ленд­та иң та­ныл­ган урын - Сих­ри пат­ша­лык («Magic Kindom»). Мон­да олы­лар да үз­лә­рен янә­дән ба­ла­чак­ка кайт­кан ке­бек хис итә. Парк­ның төп ура­мы Көл­би­кә (Зо­луш­ка) зам­кы­на ил­тә. Әле­ге би­на­ның би­ек­ле­ге - 55 метр. Ул Дис­ней­ленд­ның төр­ле поч­мак­ла­рын­нан кү­ре­неп то­ра. Парк шу­лай ук бер­ни­чә те­ма­тик зо­на­га бү­лен­гән, алар­ның бер­сен­нән икен­че­се­нә төр­ле по­езд­лар­да, көй­мә­чек­ләр­дә ба­рыр­га бу­ла.

Бу Дис­ней­ленд­та өч су атт­рак­ци­он­на­ры - ак­ва­парк­лар эш­ли. Шу­лай ук «У­ра­ган­лы пляж» ди­гән кар­лы чаң­гы ку­рор­ты да бар.

· Ор­лан­до Дис­ней­лен­дын­да 60 000 ке­ше хез­мәт ку­я(!).

· Һәр төн­не парк урам­на­ры кай­нар пар бе­лән чис­тар­ты­ла.

· Ис­ке ка­ру­сель­дә­ге ат­лар чын ал­тын бе­лән йө­гер­тел­гән.

· Бер көн­лек би­лет бә­я­се 99-119 дол­лар икән.

 

То­ки­о­да

Япо­ни­я­дә­ге Ура­я­су шә­һә­рен­дә (ул То­ки­о­га те­рә­леп то­ра ди­яр­лек) 1983 ел­да та­гын бер Дис­ней­ленд са­лы­на. 2001 ел­да бу парк яны­на Дис­ней-си ди­гән кү­ңел ачу зо­на­сы да өс­тә­лә. Ан­да төр­ле су атт­рак­ци­он­на­рын­да кү­ңел ачар­га, пи­рат­лар, су ана­ла­рын кү­рер­гә бу­ла. Әле­ге Дис­ней­ленд ту­рын­да На­талья Су­фе­е­ва­ның яз­ма­сы­на күз са­лыйк әле.

- Без би­лет­лар­ны ал­дан ук ин­тер­нет аша өч көн­гә ал­дык. Һәм дө­рес эш­лә­гән­без дә. Мон­да­гы кү­ңел ачу атт­рак­ци­он­на­рын бер көн­дә ге­нә ка­рап, йө­реп чы­гар­лык тү­гел икән. Дис­ней­ленд­ка ки­леп җит­кән­дә үк ке­ше­нең күп­ле­ге­нә, чи­рат­лар­ның озын­лы­гы­на таң кал­дым. Ял көн­нә­ре бул­ма­са да, ха­лык бик күп иде. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, ми­нем тиз­рәк бу җир­дән ка­ча­сым кил­де, тик улым һәм ирем ми­не җи­тәк­ләп ди­яр­лек парк­ка алып кер­де. Соң­рак ха­лык күп­ле­ге­нә дә ия­ләш­теп. Мон­да­гы де­ко­ра­ци­я­ләр күз явын алыр­лык. Бе­рен­че кер­гән урын - «З­везд­ные вой­ны» филь­мы бу­ен­ча эш­лән­гән те­ма­тик зо­на иде. Гәр­чә мин бу ки­но­ның фа­на­ты бул­ма­сам да, мон­да бар­сы да оша­ды, улым бе­лән ирем­нең бә­хет­лә­ре чик­тән аш­ты ди­сәң дә бу­ла. Мон­да­гы пер­со­наж­лар ба­ры­сы да хә­рә­кәт­лә­нә һәм сөй­лә­шә. Ә ахыр­дан без 4D атт­рак­ци­о­нын­да бул­дык: кос­мик ко­рабль­гә уты­рып дош­ман­нар­дан ка­чар­га ти­еш идек. Улым бе­лән ми­ңа иң оша­ган урын - «Том Со­йер ут­ра­вы» бул­ды. Ут­рау­га бар­гач, мах­сус кар­та алып, ин­де­ец Джо­ның мә­гә­рә­сен та­бар­га ки­рәк иде. Бу мә­гә­рә­дә кай­чан­дыр Том бе­лән Джек­ки югал­ган (әсәр бу­ен­ча). Ан­на­ры Том­ның агач ба­шын­да­гы өен­дә бул­дык, чын те­гер­мән эчен­дә дә йөр­дек. Ис­кит­кеч иде...

 

Па­риж­да

Фран­ци­я­дә­ге Дис­ней­ленд Па­риж­дан 32 ки­ло­метр­да гы­на ур­наш­кан Ул ике бү­лек­тән то­ра. Бер­се Дис­ней­ленд үзе, икен­че­се Уолт Дис­ней сту­ди­я­се пар­кы. Соң­гы­сын­да ки­но, муль­тик эчен­дә­ге бер пер­со­наж ке­бек хис итә­сең үзең­не.

Дис­ней­ленд үзе бер шә­һәр - мон­да атт­рак­ци­он­нар­дан тыш кү­ңел ачу урын­на­ры, кон­церт зал­ла­ры, ка­фе­лар, ачык һәм ябык бас­сейн­нар, тре­на­жер зал­ла­ры, тен­нис корт­ла­ры да бар. Дис­ней­ленд ти­рә­ли по­езд юлы са­лын­ган. Кеч­ке­нә по­езд­га уты­рып бу шә­һәр­чек­не төр­ле як­тан ка­рап чы­гар­га мөм­кин. Дис­ней­ленд­та­гы па­рад­лар ту­рын­да Ка­те­ри­на:

- Ми­нем өчен Дис­ней­ленд­та иң ис­тә кал­га­ны мульт­фильм ге­рой­ла­ры па­ра­ды бул­ды. Әле дә па­рад­ны тө­шер­гән ви­де­о­лар­ны ка­ра­гач, дул­кын­ла­ну хи­се би­ли. Па­рад тә­мам­лан­гач, җәй ай­ла­рын­да фе­йер­верк бу­ла. Мин ин­де бик күп фе­йер­верк күр­гән бул­гач, аны­сы­на исем кит­мәс­тер дип уй­ла­ган идем... Тик шу­лай да, бер сә­гать­кә якын баш­ны өс­кә кү­тә­реп авы­зым­ны ачып шак­ка­тып ка­рап тор­дым...

 

Гон­конг­та

Бу Дис­ней­ленд 2005 ел­да тө­зел­гән. Ул мәй­да­ны бе­лән баш­ка­ла­рын­нан ке­че­рәк.

Рус­лан (9яшь):

- Дис­ней­ленд­ка мет­ро­да бар­дык. Ан­да ба­рыр өчен мах­сус мет­ро тар­ма­гы эш­лә­гән­нәр, по­езд­ла­ры да үзен­чә­лек­ле --­Мик­ки-маус­лы рә­сем­нәр бе­лән би­зәл­гән. Парк­та төр­ле атт­рак­ци­он­нар­да бул­дык. Чаш­ка­лар­га да уты­рып әй­лән­дек, фил­ләр­дә дә оч­тык, би­ек-би­ек тау­лар­дан да зур тиз­лек бе­лән төш­тек... Иң оша­га­ны - Тар­зан йор­ты бул­ды. Ул би­ек­тә, агач ба­шы­на са­лын­ган. Ан­да ба­рыр өчен мах­сус па­ром­га уты­рыр­га ки­рәк... Кич ка­раң­гы төш­кәч, парк та­гын да ма­тур­ла­на, сих­ри­лә­нә....

 

Со­чи­да

Со­чи-парк рәс­ми рә­веш­тә Дис­ней­ленд бул­ма­са да, аны ха­лык Рос­сия Дис­ней­лен­ды дип йөр­тә ин­де. Бу Рос­си­я­дә­ге иң зур кү­ңел ачу пар­кы. Аны 2014 ел­да уз­ган Олим­пия уен­на­ры ва­кы­тын­да ача­лар. Парк 5 «җир­лек»­кә бү­лен­гән: «Ут ал­ле­я­се», «Пәһ­ле­ван­нар иле», «Фән һәм фан­тас­ти­ка кы­ры», «Си­хер­лән­гән ур­ман», «Э­ко-авыл».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев