Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Дамир Фәттаховның кызы егете белән бергә «Танцы» проектында катнашкан

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы урынбасары Дамир Фәттаховның 16 яшьлек кызы Сабина Фәттахова «Танцы» проектында катнашты.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының элеккеге җитәкчесе һәм яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы урынбасары Дамир Фәттаховның 16 яшьлек кызы Сабина Фәттахова «ТНТ» телеканалындагы «Танцы» проектында катнашты. Аның чыгышының бер өлешен әтисе «ВКонтакте» челтәрендәге аккаунтына куйган.

«Сабина = максатчанлык һәм мөстәкыйльлек. Һәм менә тагын бер мөстәкыйль карар: үз теләге белән «Танцы» проектында катнашу. Ул сайлап алу этапларын үтеп телевизион этапка барып җитте» дип язган Дамир Фәттахов кызы турында соклану һәм горурлану хисләре белдереп.

Сабина 18 яшьлек егет Әмир белән бергә чыгыш ясый. Парның хореографы – кызның әнисе Анастасия Фәттахова. Биючеләр dance hall стилендә бии. 

https://tatar-inform.tatar/

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы!