Бәйрәм белән сезне, кызлар!
Сүзне егетләргә бирик.
Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән мәктәбе:
8нче март белән,
сезне, кадерле кызлар!
Җибәрәм сезгә сәлам,
Чәчегез сез күп нурлар!
Һәммәгезгә уңышлар!
Аяз Васимов, Чаллы шәһәре, 14нче гимназия:
8 март – иң матур бәйрәм. Күктә язгы кояш елмая, күнелләр шат. Кызлар да бу көнне чәчәкләр кебек берсеннән-берсе матур. Мин аларның һәрчак шулай матур, ачык йөзле, шат куңелле булуларын телим!
Камил Мөхәмәтдинов, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп:
Кадерле кызлар! Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Күк йөзе тыныч, табигать ямьле, ә сез матур булыгыз!
Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе:
Кадерле әниләр, апалар һәм сеңелләр! Барыгызны язның иң күркәм бәйрәме – 8 март көне белән ихластан котлыйм. Сезнең шундый ук чибәр, акыллы һәм тырыш булып калуыгызны телим. Без, егетләр, хатын-кызлардан башка бу дөньяны бөтенләй күз алдына китерә алмыйбыз. Тормышыбызда зур урын биләп торуыгыз өчен Сезнең алда баш иябез!
Данил Сәйфуллин, Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат:
Безнен яраткан кызларыбыз! Сезне чын күңелдән бу якты язгы бәйрәм белән тәбриклим. Уңышлар телим сезгә, сәламәтлек, барыбызга да имин тормышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев