Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Бик тәр­тип­сез кыз ту­рын­да бик те­кә мульт­фильм...

Та­ныл­ган Сэнсэй – Гөл­наз Хәй­рул­ли­на бе­лән мультфильмнарның балаларга тәэсире турында әң­гә­мә.

Хә­зер ба­ла­лар да, өл­кән­нәр дә төр­ле фильм­нар ка­рый. Ке­чкенәләр мульт­фильм­нар караса, өл­кән­нәр нә­фис фильм­нар­га ба­сым ясый. Чөн­ки ин­тер­нет чел­тә­рен­нән, яи­сә шул ук те­ле­ви­зор­дан әзер тәэ­сир­ләр алу җи­ңел­рәк.

Кайвакытта ба­ла­лар мультфильмнарга ар­тык күп ва­кыт бү­леп би­рә баш­ла­ды­лар ке­бек тоела.

Ми­нем­чә, хә­зер­ге мульт­фильм­нар­ның пер­со­наж­ла­ры да әл­лә нин­ди сә­ер кү­ре­нә. Бәл­ки, бу ба­ла­лар­ның пси­хи­ка­сы­на на­чар тәэ­сир итә­дер?

Бил­ге­ле, бу без – яшүс­мер­ләр чи­шә тор­ган со­рау тү­гел. Шу­ңа кү­рә мин сез­гә та­ныл­ган Сэнсэй – Гөл­наз Хәй­рул­ли­на бе­лән әң­гә­мә тәкъ­дим итәм. Гөл­наз ту­рын­да кы­зык­лы факт: аның «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы бе­лән мо­ңа ка­дәр дә элем­тә­се бул­ган. Кеч­ке­нә чак­та (12 яшь­ләр иде дип сөй­ли) ярат­кан га­зе­ты­быз үт­кәр­гән төр­ле бәй­ге­лә­р­дә кат­наш­кан, хи­кә­я­лә­ре дә ба­сы­лып чык­кан. 

– Хә­ер­ле көн, Сэнсэй! Сез ба­ла­лар­ның ке­че яшь­тән мульт­фильм­нар ка­ра­вы­на ни­чек ка­рый­сыз?

– Мин бар әй­бер­нең дә ал­тын ур­та­сы бар дип са­ныйм. Ба­ла­лар­ның мульт­фильм­нар ка­рап үсүе ки­рәк, әм­ма алар аның яше­нә ту­ры ки­лер­гә ти­еш. Һәм  дө­рес кү­зал­лау ни­ге­зен­дә ка­рау­ла­ры да мө­һим. Без – өл­кән­нәр ба­ла­ның нин­ди мульт­фильм ка­ра­вы, мульт­фильм­ның ан­да нин­ди хис­ләр ту­ды­руы бе­лән кы­зык­сы­ныр­га ти­еш. Кыс­ка­сы, мульт­фильм­ның йо­гын­ты­сы үзен­нән-үзе ях­шы яи­сә на­чар гы­на бу­ла ал­мый.

 

2009 ел­дан бир­ле «А­ни­мак­корд» ани­ма­ци­он сту­ди­я­се «Ма­ша Һәм Аю» муль­тип­ли­ка­ци­он се­ри­а­лын күр­сә­тә. Иң по­пу­ляр се­ри­я­се ин­тер­нет­та 2 мил­ли­ард ка­рау җый­ган! Әм­ма мульт­фильм­ның сю­же­ты ба­ла тәр­би­я­лән­гән­дә кы­ен­лык­лар ки­те­реп чы­га­ра­дыр дип уй­лыйм мин (өс­тә­ве­нә бар се­ри­я­ләле дә 0+). Ба­ла­га пси­хо­ло­гик як­тан зы­ян ки­тер­ми­ме ул?

 

– Ба­ры­сы да әти-әни­гә бәй­ле. Әгәр алар ком­мен­та­рий­лар би­реп, де­таль­ләр ту­рын­да фи­кер­лә­рен бел­де­реп ба­ра­лар икән...

Ә бит whatisgood.ru сай­тын­да­гы иң за­рар­лы мульт­фильм­нар исем­ле­ген­дә «Ма­ша Һәм Аю» бе­рен­че урын алып то­ра.

– Юк, мин мо­ның бе­лән ки­леш­мим. Бу мульт­фильм иң те­кә­ләр­нең бер­се. Мин аны Disney муль­тик­ла­ры бе­лән бер­рәт­тән һәм әле өс­тен­рәк тә ку­яр идем. «Ма­ша Һәм Аю» муль­филь­мы Рос­си­я­нең дә­рә­җә­сен кү­тәр­де. Дө­рес, һәр мульт­фильм за­рар­лы да бу­ла ала, әм­ма бу аны ни­чек кул­ла­ну­дан то­ра.

– Ба­ла­ла­ры­гыз нин­ди ани­ма­ци­он фильм­нар ка­рый? Үзе­гез нин­ди­ләр­не тәкъ­дим итәр иде­гез? 5 иң яхшысы нинди?

– Без «Ма­ша Һәм Аю»  һәм Disney фильм­на­рын ка­рый­быз. Муль­тик­лар ка­ра­ган­да алар­ның эч­тә­ле­ге, ав­тор­лар­ның әй­тер­гә те­лә­гән сү­зе,  кы­зык мо­мент­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­шә­без. Ә «топ – 5»кә кил­гән­дә, мин бер­сен дә  ае­рып әйт­мәс идем.

Рәх­мәт, Сэнсэй!

Сэнсэй – Япо­ни­я­дә укы­ту­чы, та­биб, язу­чы­га яи­сә баш­ка өл­кә­дә уңыш­ка, дә­рә­җә­гә иреш­кән ке­ше­гә эн­дә­шү сү­зе. 

 

Сэнсэй Гөл­наз Хәй­рул­ли­на­дан мульт­фильм­га кү­зә­тү:

«Ма­ша Һәм Аю» мульт­филь­мы­ның 18нче се­ри­я­се бо­лай баш­ла­нып ки­тә: аю кер­ләр элә һәм та­бак­та кал­ган су­ны чи­рәм­гә тү­гә. Беренче ка­рашка бер­ начарлык та бул­ма­ды сы­ман – аю кер юу­дан кал­ган чис­та (!) су түк­те. Әм­ма бу про­цесс­ны бе­рен­че ге­нә күр­гән ба­ла су­ны пыч­рак, яи­сә по­ро­шок­лы дип аң­лар­га мөм­кин.  По­ро­шок­лы су­ны, әл­бәт­тә, чи­рәм­гә тү­гәр­гә яра­мый!

Чи­рат­та­гы эпи­зод –  Ма­ша дуң­гыз­га имез­лек кап­ты­ра. Мон­да да өл­кән­нәр­нең аң­ла­туы ки­рәк. Йорт хай­ван­на­рын кы­ер­сы­тыр­га яра­мый. Алар­ның да үз хо­кук­ла­ры бар.

Та­гын бер кү­ре­неш –  Ма­ша кәр­зин­дә уты­рып ба­ра һәм авы­зы бе­лән юган кер­дән там­ган там­чы­ны ка­ба. Муль­тик ка­рау­чы кыз­лар-ма­лай­лар: «О, кы­зык фиш­ка, мин дә шу­лай эш­лим әле», - дип уй­лап ку­яр­га мөм­кин. Шу­ңа бу хак­та да ба­ла бе­лән фи­кер алы­шып алыр­га ки­рәк.

Мульт­фильм­да­гы аю­га Ма­ша өчен бер­ни дә жәл тү­гел, әнә ул үзе­нә дип әзер­лә­гән тас­ма­лар­дан да Ма­ша­га күл­мәк­ләр те­гә. Әм­ма... үзең ту­рын­да да оны­тыр­га яра­мый. Соң­гы ки­сәк ипи­не ке­ше­гә би­рү гел дө­рес тү­гел ин­де ул.  Ә го­му­мән ал­ган­да, ми­ңа аю­ның ты­рыш­лы­гы, пөх­тә­ле­ге, ачык кү­ңел­ле­ле­ге бик ошый.


Ма­ша­ның про­та­ти­бы

Бу мульт­фильм­ның бар­лык­ка ки­лү та­ри­хы кы­зык­лы. Про­ект ре­жис­се­ры Олег Ку­зов­ков Кы­рым­да ял ит­кән ва­кыт­та бер тик­тор­мас кыз­ны оч­ра­та. Кыз­чык пляж­да ти­рә-юнь­дә­ге­ләр өчен га­җә­еп «ял» оеш­ты­ра. Бер­ни­чә көн­нән ял итү­че­ләр кыз­чык­тан ка­чып, хәт­та пляж­га төш­ми баш­лый­лар...

Али­наны кы­тык­лап көл­де­рә­ләр!

Бе­рен­че се­зон­нар­да Ма­ша­ны 7 яшь­лек Али­на Ку­куш­ки­на яң­гы­ра­та.

Кыз үзе­нең ро­лен бик ос­та баш­ка­ра. Ә ме­нә мульт­фильм­да­гы Ма­ша ке­бек кө­лү – Али­на­га авыр­рак би­ре­лә. Тик ба­ры­бер җае та­бы­ла: кө­лү та­би­гый  ки­леп чык­сын өчен, Али­на­ны мик­ро­фон кар­шы­на бас­ты­рып, кы­тык­лый тор­ган бу­ла­лар.

Сүз уңа­ен­нан, кыз­чык­ның әни­се Ири­на Ку­куш­ки­на мульт­фильм­да­гы ана аю­ны яң­гы­ра­та.

20 мил­ли­ард ке­ше ка­ра­ган!

Аме­ри­ка вер­си­я­се өчен Ма­ша акт­ри­са Эл­си Фи­шер та­вы­шы бе­лән сөй­ли. Али­на акт­ри­са­ны үз ге­ро­е­ның үзен­чә­лек­лә­ре­нә тө­шен­де­рү өчен АКШ­ка оча.

Ютуб­та мульт­фильм ре­корд куя. Бө­тен дөнья бу­ен­ча аны ка­рау­чы­лар са­ны 20 мил­ли­ард­ка җи­тә.

Фи­рү­зә Иб­ра­һи­мо­ва әзер­лә­де.

Фотолар ачык интернет чыганаклардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев