Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Без монда шалкан тартабыз!

Сез «Шалкан» әкиятен беләсез бит, әйеме? Бабай бакчада шалкан үстергән. Зур булып үскән, ди, шалкан. Бабай шалканны йолкып алмакчы булган. Тарта икән, тарта икән – тартып чыгара алмый икән. Бабай ярдәмгә әбине чакырган. Әби исә... безне! Шул чагында без бик матур итеп фотога да төштек инде!

 

 

Безнең әби белән бабай Кукмара районы Өскебаш авылында яшиләр. Без үзебез – Казанда, сеңлем белән икебез дә 175нче балалар бакчасына йөрибез. Җәйге каникулларны исә авылда, әби-бабай янында үткәрәбез. Аларга бакча эшләрендә булышабыз. Безнең бабай бик күңелле кеше, әллә ниләр уйлап чыгара ул. Аның янында күңелсезләнергә вакыт юк!

 

Бу фотода әбиебез һәм бабабыз Раиф һәм ... Абдрахмановлар, әниебез Ләйсән һәм без Илдан белән Иделия Бәшәровалар.

 

Илдан Бәшәров, Казан шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев