Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Белә идеңме?

Балалар олыларга караганда карарларны яхшырак кабул итә!

***

Балаларда 30 мең тәм рецепторы бар икән, ә олыларда – өч тапкырга кимрәк. Конфет белән шоколадны тәккә генә яратмыйсыз инде сез! Шикәр күп булган ризык әниләрнең күкрәк сөтен хәтерләтә икән ул. Баллы тәм-том җиңелчә авыртуны басарга да сәләтле икән. Еллар узгач кына зәйтүн, авокадо яки борычлы сырларның тәмен тоя башлый бала.

***

 

Суларга һәм шул ук вакытта көләргә тырышып карагыз әле – барып чыгар микән? Нәниләр өчен бу – табигый. Яшь ярымга кадәр балаларда көлү физиологиясе шимпанзеныкын хәтерләтә икән, шуңа шулай ул. Үсә төшкәч, бу сәләт юкка чыга.

 

***

Балалар олыларга караганда карарларны яхшырак кабул итә! Канада галимнәре шулай саный. Нәни бала үзендәге бар мәгълүматны эшкә җигә. Ә үсә-үсә ул инде күбрәк тирә-юнендәгеләрдән алган информациягә карап, ягъни башкаларга ияреп эш итә башлый. Алты яшьләрдә ныклап уйлап карар кабул итү сәләте бетә, ди.

 

***

Бала физик йөкләнешне спортчылардан да җиңелрәк кичерә. Яшүсмерләргә, спортчыларга һәм гадәти кешеләргә бер төрле күнекмәләр биргәч, иң кечкенә төркем моны җиңелрәк үтәгән, элекке хәленә тизрәк кайткан. Әниләрегезнең: «Бу кадәр йөгереп ничек армыйсың син?» дигәне бардыр инде!? Кызганыч, тора-бара чыдамлык азая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев