Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Барыбыз да Ходай каршында бертигез!»

Сайтыбызда үзбәя турында психолог белән әңгәмә чыккан иде. Әлеге темага хәбәрчебез Фирүзә Ибраһимова үз фикерләрен һәм яшьтәшләренекен сораштырып язып җибәрде.

Үзбәя турында психолог Илүзә Әминова белән әңгәмә

Үзбәя нәрсә соң ул? Минемчә, ул - үз-үзеңне индивид буларак бәяләү. Алай гына да түгел, ул - кешенең үз гамәлләрен, сыйфатларын, хисләрен һәм абруйларын бәяләве. Моңарга күпчелек проблемаларга караган кебек бер яктан гына карап булмый. Чөнки бер яктан карасаң, үзбәяне өч категорияга бүлеп була: югары, уртача һәм түбән. Ә икенче яктан уйлап карасаң, бу категориялар бөтенләй юк сыман. Чөнки, мәсәлән, бер бай кеше бар ди һәм ул гади кешеләргә хәерчеләргә караган кебек карый. Факт буенча аның үз-үзен бәяләве шулкадәр түбән ки, шуңа күрә ул аны тирә-юньдәгеләр исәбенә күтәрә башлый.

Мин үзем уртача үзбәялеләр рәтенә керәм. Һәм, минемчә, артыгы кирәкми дә. Югыйсә, беребез дә "дөнья тоткысы" түгел бит. Әмма шуңа да карамастан мин үз-үзләрен нык яратучыларга тискәре карамыйм, чөнки аны барсы да булдыра алмыйм.

Башкалар ничек уйлый икән, алары түбәндәрәк:

Диләрә Зәкиева:

яше: 14, үзбәя: югары

Минемчә, җәмгыять югары үзбәяле кешеләрне уңай кабул итә.

 

Айнур Латипов:

яше:14, үзбәя: уртача

Җәмгыять югары үзбәяле кешеләрне төрлечә кабул итә һәм кешеләр дә төрле була. Кайсылары үзләрен нык яраталар һәм башка кешеләрдән  үзләрен әйбәтрәк дип саныйлар, ә кайсыберләре киресенчә... Әмма "ике тауның уртасында" булу әйбәтрәктер.

 

Абдулова Мария:

яше:15, үзбәя: төрлечә (я түбән, я уртача)

Миңа калса, җәмгыять югары үзбәяле кешеләрне уңай кабул итә, әмма ул кешенең үзеннән тора. Мәсәлән, шәхеснең үзбәясе түбән булса, ул югары үзбәяле кешене бөтенләй  башкача кабул итә.

 

Рамазанова Исламия:

яше:15, үзбәя: уртача

Минемчә, үзбәя уртача булырга тиеш. Русча әйткәндә  "здоровая самооценка".Ул югары да тубән дә булырга тиеш түгел.

 

Шәйдуллина Айгөл:

яше:17, үзбәя: уртача

Минемчә, артык югары үзбәяле кешеләрнең жәмгыятькә зыяны бар, чөнки андый кешеләр  кагыйдәләргә буйсынмаска, башкалар белән исәпләшмәскә мөмкин. Икенче яктан караганда андый кешеләргә максатына ирешергә җиңелрәк , чөнки алар үз үзләренә ышаналар һәм тәвәккәл булалар.

 

Рүзәл Шакиров:

яше:17, үзбәя: уртача

Минем фикеремчә, җәмгыять югары үзбәяле кешеләрне начар кабул итә, "борыннары өскә күтәрелгән кешеләр" башкаларны үзләреннән ким дип саныйлар, ул дөрес түгел, барыбыз да Ходай каршында бертигез!


Фирүзә Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев