Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Банк картасы: кирәкме-юкмы?

Кесә акчасын картада тотуның балалар өчен нинди плюслары һәм минуслары бар?

Банк карталарыннан башка тормышны күз алдына да китереп булмый хәзер. Яшүсмерләр арасында да популяр алар. Кесә акчасын картада тотуның нинди плюслары һәм минуслары бар?

Нәфисә Шәяхмәтова, Мамадыш:

— Акчаны картада тоту җайлы инде ул. Әмма карта алу өчен сиңа 14 яшь тулырга тиеш. Миңа быел 14 тулды — шул ук көнне картага заказ бирдем.

Картаң булса, үзең белән акча аласы юк инде. Мәктәпне тәмамлап, чит шәһәргә китсәң дә, карта кирәк, шунсыз сиңа акча күчерә алмыйлар. Минусларын күрмим.

Рәйсә Абдуллина, Балтач:

— Миңа карта җайлы: акча санап торасы юк, билет алганда да тиеннәр белән азапланасы юк. Минуска килгәндә, мошенниклар бар, саклык чараларын онытмаска киңәш итәр идем.

Язилә Гәрәева, Чаллы шәһәре.

— Карта — унайлы әйбер. Ләкин картадагы акча, күзгә күренеп тә тормагач, акча сыман тоелмаска мөмкин. Һәм бик тиз бетәргә.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш:

— Банк картасы шәп әйбер ул. Акчаны дөрес тота белсәң. Никадәр акча калганын тикшереп торсаң. Хәтерең шәп булса. Банк картасын югалтмасаң, каядыр Казанда төшереп калдырмасаң. Гомумән, синдә югалту гадәте булмаса. Һәм картада акча булса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев