Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Авылдагы динозаврлар

Синең динозавр күргәнең бармы? Минеке бар менә. Аларның якын «туганнары» авылда яшиләр.

Синең динозавр күргәнең бармы? Минеке бар менә. Ничек инде, дисеңме? Алар бит 65 миллион еллар элек үлгәннәр инде. Шулаен-шулай, ә менә аларның якын «туганнары» һаман да яшиләр. Кайда диген син! Кетәклектә! Әйе, тавыкларның ерак бабалары динозаврлар булып чыга. Бу уйдырма түгел, ә галимнәр раслаган факт. Тикшеренү вакытында 21 кош төрен өйрәнгәннәр. Шулар нәтиҗәсендә, тавык геннары элекке оча торган динозврларныкына иң якыны булган. Гаҗәп бит.

Ә 2003 елда АКШта 68 миллион ел элек яшәгән тираннозавр сөякләрен тапканнар. Бу динозавр ул вакытларда иң явыз ерткыч булган. Табылган сөякләрне өйрәнгәннән соң, галимнәр тавыкларның ерак-ерак бабалары нәкъ менә тираннозаврлар дип фаразлыйлар. Чыннан да, аларның гәүдә төзелешләре бик охшаган бит. Эволюция вакытында алар гәүдә зурлыкларын югалтканнар, каурый белән капланганнар.

Син хәзер тавыкларга башкача караячаксың, әйе бит?!

 

Кызыклы фактлар:

  • *Тавыклар саны кешеләргә караганда 3 тапкыр күбрәк икән. Ә бүгенге көндә җирдә 8 миллиардтан артык кеше яши.
  • *Тавыкларны беренчеләрдән булып Азиядә йортлаштырганнар. Археологик табылдыкларга караганда, Борынгы Кытайда моннан 8000-10000 еллар элек кешеләр тавыклар тотканнар.
  • *Йомырка тулысынча формалашып бетсен өчен 25 сәгать вакыт кирәк.
  • *Йомырка сарысы йомырка агыннан һәрьяклап бертигез ераклыкта урнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев