Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

18нче ноябрь - Кыш Бабайның туган көне

Бәйрәм датасын балалар уйлап тапкан. Алар Кыш Бабай көчле салкыннар чорында туган, дип уйлаганнар.

Бу кышкы тылсымчыга инде 2000 елдан артык. Аның төгәл яшен беркем дә белми. Бу көнне Бабакай беренче яңа ел чыршысында утлар кабыза, шуннан соң ил буйлап сәяхәткә чыга. 
Бәйрәм беренче тапкыр 2005 елда үткәрелгән. Бәйрәм датасын балалар уйлап тапкан. Алар Кыш Бабай көчле салкыннар чорында туган, дип уйлаганнар. 
Кыш Бабай туган көненә ел саен илнең төрле төбәкләрендә яшәүче тылсымчыларны чакыра. Аңа Якутия, Карелия, Удмуртия, Бурятия һәм, әлбәттә, безнең Татарстаннан татар Кыш Бабае да кунакка килә. Шулай ук Костромадан яраткан оныгы – Кар кызы да кайтып җитә икән. 

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев