Һәркем һәркөн мәрхәмәтле гамәл кыла ала!
Ел саен 15нче мартта Халыкара игелекле эшләр көне билгеләп үтелә. Ул беренче тапкыр 2007 елда Израильдә уздырылган, һәм анда 7 мең кеше катнашкан.
Һәркем һәркөн мәрхәмәтле гамәл кыла ала! Игелекле эшнең иртәсе-киче юк. Яхшылык кылу – көчсезлек билгесе түгел, ә дөньяны уңай якка үзгәртүче кешелеклелек сыйфаты. Бәйрәмнең идеясе нәкъ менә шуннан гыйбарәт.
Игелек – ул нәрсәдер өмет итмичә эшләнгән матур гамәл. Чын күңелдән кылынган кечкенә генә ярдәм дә, хәтта ягымлы елмаю да кешедә яшәү өмете уята, дуслар.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев