Сәяхәткә маршрут эзлим —  кайларга юл тотасы?
Бәйге эшләре

Сәяхәткә маршрут эзлим — кайларга юл тотасы?

«Дәвам итәбез» бәйгесенә.

Сәяхәткә маршрут эзлим — 
Кайларга юл тотасы?
Ерак илләргә очыйммы, 
Әллә монда каласы?

Татар иле бай һәм матур,
Бик күп җиргә барасы.
Иң беренче барыр урын — 
Республика каласы.

Кайсы районын алсам да,
Карар урыннар бик күп –
Театр, парклар, мәчетләр –
Күрмичә калмыйм берүк.

Юкка гына туган якны
Иң кадерле димиләр.
Кайларга юл тотасы дип
Бик күп уйлап йөрмиләр!

Гильмутдинов Булат, Казан шәһәре «Адымнар-Казан» мәктәбенең 3з сыйныф укучысы
Җитәкчесе: туган тел һәм әдәбияты укытучысы Галиева А.М.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев